Кайбычтан карендәшләребез «Безнең ишегалды» программасын ашыруга зур көч куя
Кайбычтагы «Дубрава» мәдәният һәм ял паркында «Безнең ишегалды» фестивале узды.
Татарстанда 10 ел дәвамында тормышка ашырыла торган бу проект бар халыкны үзенә берләштерде. Татарстан дәүләт советы депутаты Айдар Таһиров фестиваледә әйтеп үткәнчә, күршеләрнең үзара татулыгын чагылдырган бу проект республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның башлангычы белән тормышка ашырыла. «Безнең ишегалды» урамнарыбызны, авыл һәм шәһәрләрне тагын да матуррак, халык өчен уңайлырак итү мөмкинлеге бирә.
«Безнең ишегалды» проектын тормышка ашыруда үзләреннән зур өлеш керткәннәре өчен, махсус штаб Рәхмәтенә лаек булучылар арасында карендәшләребез дә бар. Алар – Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йорты методисты Анна Матвеева, Олы Тәрбит мәдәният йорты методисты Инна Драндрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев