Кайбычта укучылар өчен музей дәресе уздырылган
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Кайбыч ягы музее хезмәткәрләре «Казан обводы: халыкның онытылмас батырлыгы!» дигән музей дәресе үткәрделәр.
Чара Бөек Ватан сугышы чорында халкыбызның героик үткәне турындагы хәтерне саклау максатыннан Иске Тәрбит һәм Мәлки мәктәпләре укучыларын җыйды.
Казан янындагы оборона чиге төзелешен тәмамлауның рәсми датасы 1942 елның 11 феврале дип санала. Бу көнне дәүләт кабул итү комиссиясе «Казан обводы»н — совет кешеләренең сынмас ихтыяры һәм фидакарьлегенең символына әверелгән зур инженерлык корылмасын кабул итте.
«Музей дәресе Җиңүнең нинди бәягә яуланганы турында тере искәртмә булды. Балалар төзелешнең масштабы, төзүчеләрнең фидакарь хезмәте, "Казан обводы"ның ил оборонасы өчен әһәмияте турында белделәр. Бу белемнәр мәктәп укучыларының тарихи хәтерне саклау һәм Ватанны яклаучыларның батырлыкларын хөрмәт итүнең мөһимлеген аңлауларын тирәнәйтте», – дип хәбәр иттеләр Иске Тәрбит һәм Мәлки мәктәпләреннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев