Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Кайбыч районында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл булды

Кайбыч районының Турминское авылындагы Изге Троица чиркәвенә 220 ел. Шул уңайдан, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килде.

Митрополит белән очрашуда Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Изге Троица чиркәве протоиерее Николай Ермолаев, Олы Подберезье авылындагы Сергий Радонежский чиркәвенең настоятеле Владимир Миронов булган.

Митрополит Кирилл чиркәүдә литургия үткәргән һәм җыелганнарны Тройсын бәйрәме белән котлаган.

Турминское авылы чиркәве 1805 елда таштан төзелгән. Изге Троица чиркәве помещик Леонтий Есипов акчасына салынган. Тройсын көнендә авылда зур ярминкә үткәрелә торган булган. Чиркәүгә йөрүчеләрнең күбесе –  керәшеннәр. Күрше Хуҗа Хәсән авылыннан да прихожаннар әлеге чиркәүгә йөри.

Хәзерге вакытта чиркәү Татарстан митрополиясе Кайбыч епархия бүлегенә карый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев