Кайбыч районы башлыгы керәшен авылларындагы мәктәп, балалар бакчаларында булды
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы керәшен авылларындагы мәктәп, балалар бакчаларында булды

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин белән бергә мәктәпләрне, балалар бакчаларын карады.

Алар Иске Чәчкаб, Олы Тәрбит, Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Ульянково, Надеждино, Багай, Арыслан мәктәпләрендә, балалар бакчаларында булды.
Әлеге визитның максаты — мәктәпләрдә, балалар бакчаларында җәйге каникуллар вакытында башкарылачак ремонт эшләренең күләмен, нинди төзелеш материаллары кирәклеген ачыклау, тәҗрибә участокларының торышын карау.


Альберт  Рәхмәтуллин  мәктәп директорларыннан, бакча мөдирләреннән проблемалары турында сорашты, нинди төр ремонт кирәклеген ачыклады, тәҗрибә участокларының торышын уңай бәяләде.

Ике көн эчендә башка мәктәпләрне дә карап чыгачаклар, дип яздылар Кайбыч яңалыкларында.

М. Сунгатуллин фотолары. 


Нет комментариев