Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кадрәк» җитештерү комплексы комбайнчысы Владислав Гарнышев урып-җыюда беренче урында бара

Минзәлә районындагы «Мензелинские зори» агрофирмасының «Кадрәк» җитештерү комплексы комбайнчысы карнедәшебез Владислав Гарнышев беренчелекне бирми.

19 ел — комбайнда

«Кадрәк» җитештерү комплексы управляющие Илдар Әкбаров урып-җыю барышы белән таныштырды. Уракка төшкән көннән алып 11 августка кадәр барлыгы 3 мең 509 гектар мәйданда бөртеклеләр суктырылган, 172 мең 753 центнер уңыш чыккан.

Язгы һәм көзге бодайны суктыру буенча районда беренче урында комбайнчы Владислав Гарнышев бара. Ул үзенең «Lexion 670» комбайнында бер көнгә 30-40 гектарга якын мәйданда ашлык суктыра. Гектарына уртача 50 центнер уңыш чыга. Урып-җыюга төшкән көннән башлап 11 августка кадәр 733 гектар мәйданда ашлык суктырып, 35 мең 678 центнер уңыш алган.

Владислав үзе гаиләсе белән Чаллыда тора, ә әти-әниләре Кадрәктә яши. Әтисе Владимир да механизатор. Ул «New Holland TJ 430» тракторында язгы чәчүдә дә, көзге туңга сөрүдә дә тырышып эшли.

— Беренче мәртәбә комбайн штурвалына уналты яшемдә утырдым. Ул вакытта әле Калинин исемендәге колхоз иде. 2017 елдан — «Кадрәк» комплексында. Җәй кырда үтә, кыш айлары — ремонтта. Чаллыда «Агросила»ның базасы бар, шунда техника ремонтлыйбыз, — дип үзенең эше белән кыскача гына таныштырды Владислав.

Гаиләсе белән ул Чаллыда яши. Хатыны Алина балалар поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли. Балалары Илгина һәм Илдан әле кечкенәләр.

Бертуганнар

Владиславның үзеннән ун яшь кече энесе Михаил да дәдәе юлыннан китә — механизатор һөнәрен сайлый. Дәдәйле-энеле «Кадрәк»нең иркен иген басуларында «кыр корабы»нда гизәләр. Урып-җыюда Михаил да сынатмый, «Tucano 430» комбайнында шушы көнгә кадәр 350 гектар мәйданда ашлык суктырып, 17 мең 357 центнер бөртеклеләрне ындыр табагына озаткан. Җир эшкәртү, чәчү, басуларны ашлама белән эшкәртү — бу эштә дә катнаша Михаил. Кышкылыкта К-700 тракторына утыра. Кар эттерә, көрт баскан юлларны чистарта.

Бертуган өч Гарнышевның уртанчысы Роберт — Украинадагы махсус хәрби операциядә. Ул сроклы хәрби хезмәтне ракета гаскәрләрендә үткән. Армиядән кайткач, Буа шәһәрендә төзелеш тармагында эшли. 2022 елның көзендә, мобилизация башлануга ук, хәрби комиссариат чакыруы буенча хәрби операциягә китә. Әле май аенда гына кыска сроклы ялга кайткан булган. Роберт Гарнышевның хатыны Вилана — декрет ялында, дүрт яшьлек уллары Даниэльга иптәш алып кайтырга җыеналар. Шул балалары бәхетенә, еракта хәрби бурыч үтәүче әтиләренә исән-сау өйгә әйләнеп кайтырга язсын…

Өлкән Гарнышевлар

Гаилә башлыгы Владимир — бәхет эзләп читкә каерылмаган, үз туган төбәгенә тугры булып яшәүче кешеләрдән. Тормыш үтәр өчен парны да әллә каян юллап йөрмәгән — Кадрәктән тугыз чакрымлап кына ераклыктагы Карашай-Саклау авылы (Сарман районы) кызы Альбинаны алып кайткан. Владимир — тәҗрибәле механизатор, хатыны 1989 елдан авыл китапханәсендә эшли.

Кадрәктә Гарнышевлар шикелле катнаш гаиләләр җитәрлек. Ул гаиләләр ике якның да тормыш итү тәртибен, йолаларын үтәп, бәйрәмнәрне уртак итеп яшиләр. Авылның мәдәният хезмәткәрләре көче белән, Кадрәктә керәшеннәрнең Олы көн, Питрау кебек бәйрәмнәре елның-елында уздырыла. Аларны әзерләү һәм үткәрүдә авылдагы керәшен әбиләре, түтиләре бик теләп катнаша. Фельдшер-акушерлык пункты, клубы, кибетләре һәм мәктәбе булган Кадрәк, беренче чиратта, үзенең Гарнышевлар шикелле җир эшен белүче уңган механизаторлары белән данлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев