Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кадерле очрашу булды»: Бахта музее Кр.Бараннан кунаклар кабул итте

Чистай районының Бахта авылында Алексеевскиның Кр. Баран авылыннан килгән карендәшләр белән тагын бер җылы очрашу булды.

Бахта музеена Кр.Баран авылыннан карендәшләребез кунакка килде.

«Бу очрашу безнең өчен генә түгел, алар өчен дә бик әһәмиятле иде, чөнки безнең авылның горурлыгы –  Вера Минкинаның балачагы, үсмер еллары, иҗаты һәм тормыш юлы аларны аеруча кызыксындырды. Вера Минкинаның исеме, аның иҗаты һәм тормыш юлы безнең авыл белән тыгыз бәйләнгән. Ул безнең җирлектә туып-үскән, аның иҗатында туган якка мәхәббәт, авыл тормышының матурлыгы чагылыш тапкан. Кр. Баран авылыннан килгән карендәшләребез өчен бу очрашу бик кадерле булды.

Музейда без Вера Минкинаның тормыш юлына багышланган экспозицияне тәкъдим иттек. Аның балачагыннан алып, иҗатының чәчәк ату чорына кадәр булган фотосурәтләр, документлар, шәхси әйберләр кунакларда зур кызыксыну уятты. Алар Вера Минкинаның иҗаты турында сораулар бирделәр, артистның иҗади тормышына карата үз фикерләрен белдерделәр. Бу очрашу барышында безнең авылның тарихы, мәдәнияте һәм күренекле шәхесләре турында да сөйләштек. Мондый очрашулар дәвамлы булсын», – дип сөйләде Бахта авылы клубы сәнгать җитәкчесе Венера Миняева.

В.Миняева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев