Качмануда керәшеннәр үти торган мөһим йолалар: ишекләргә кач сызу, «сыер теле» пешерү
Качмануда бәкедә су күп булса, язын елгада ташу көчле булачак дип ышанганнар.
— Качмануга каршы көнне (18 январь) йорттагы өлкән кеше, кояш баеганчы, иман әйтеп, барлык ишек-капкаларга Кач сызып чыга, чөнки шайтаннарның котырган чагы, дигән ышану бар. Качтан куркып, ишекләрдән җен-пәриләр, начарлыклар керми, дип ышаналар.
— Качману көнне өйдәге тәреләрне чиста су белән юып, сөртеп чыгу гадәте дә бар.
— Төн уртасында савыттагы су дулкынлана, дип ышанганнар. Шунлыктан, «су дулкынланганны» күрү өчен (Ходай чумылганны), төн уртасында елга-күл өсләрендәге бәкеләрне карарга барганнар.
— Качмануга каршы төнне иртәнгә чаклы күк капусы ачык тора, шуңа күрә иртүк торып, кояш чыгышына карап теләгән барлык теләкләрең дә тормышка аша дип ышанганнар.
— Шулай ук 18е кичтән төче камырдан ризыклар — кач формасы, сыер теле, әтәч-тавыклар, сарык-дуңгызлар пешерәләр. Бу йоланы хуҗалыкта ел буе муллык булсын өчен башкаралар.

— Качмануны «Ходайның халыкка өндә күренү көне — җазык җолыу көне» дә, диләр. Ышану буенча, электән үк бу көндә олы кодрәт кылынып килә: Иордан өстендә күк капусы ачыла, һәм аннан Иисус Христос Иордан елгасы суына кач билгесе сала, шулай итеп, ул суны аруландыра, шуннан соң су ару була.
— Качману суын гына түгел, ул көнне яуган карны да изге санап, кар белән юынганнар. Төнлә кар күп яуса, икмәк уңышына юраганнар, бигрәк тә Качману көнне Иорданга тәре йөртү вакытында кар яуганны яратканнар. Елга-күл өстендәге бәке тулып торса, язгы ташу зур булачак, дип юраганнар. Келәү итеп су изгеләндерелгәннән соң, январь аенда туган кешеләр бәкедә коенырга тиеш дип ышанганнар. Ул көнне бәкедә коенучыларның салкын тидергәннәре күзәтелми.
Сынамышлар:
— Качмануда ябалак-ябалак кар яуса, иген уңышы мул булачак.
— Качману салкыннары шулай ук муллык вәгъдә итә.
— Качмануга каршы төндә йолдызлар күп булса, җиләк уңышына, ә инде йолдызлар ялтырап янсалар, сарык маллары өчен уңай ел.
— Качманудан Май Чабуга (Масленица) кадәр — туйлар вакыты.
— Качману төнендә җыелган кар аяк ою, баш әйләнү, көзән җыерулардан дәва.
— Качмануда буран булса, Май Чабуда (Масленица) да көн шулай булачак.
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев