Кабан-Бастрык авылында изге эш башкарылды
Хәбәрләр

Кабан-Бастрык авылында изге эш башкарылды

Зәй районының Кабан-Бастрык авылы хатын-кызлары бергә җыелышып, иман йортын тәртипкә китерделәр.

Кабан-Бастрык авылында бүген игелекле эш башкарылды. Авылның уңган-булган хатын-кызлары берләшеп, чиркәүне җыештырып, юып, чистартып чыкканнар.

«Бу изге эшкә авылның уңган хатын-кызлары бик теләп кушылды. Алар чиркәүне эчтән дә, тыштан да яхшылап юып, чистартып чыктылар. Тәрәзәләр ялтырап, идәннәр чистарып калды», – дип яздылар зәйлеләр.

Тарихыбызга күз салсак, 1881 елда халыкка дини хезмәт күрсәтә башлаган Кабан Бастырык чиркәве 1937 елның 6 декабренә кадәр эшли. Ә яңа чиркәү исә 2013 елда гына төзелә.

Чиркәү – ул безнең тарихыбыз, йола-гадәтләребез, иманыбыз үзәге. Аны саклау, чиста тоту – һәрбер кешенең изге бурычы. Авыл халкының бу игелекле гамәле, һичшиксез, мактауга лаек.


Фотолар: Зәй керәшеннәре


Нет комментариев