Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

«Җиз кыңгырау» кызлары — лауреатлар

Түбән Кама шәһәренең А. Шаповалов исемендәге 31нче лицеенда II муниципаль «Народный костюм» — «Милли кием» конкурс-конференциясендә керәшен кызлары алдынгы урыннар алды.

Шәңгәлче мәктәбенең 8нче класс укучысы Земфира Вәлиуллина «Россия халыкларының традицион киемен өйрәнү» номинациясендә җиңеп, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ул Түбән Кама районындагы Балчыклы авылы керәшеннәренең элгәреге милли кием үзенчәлекләре турында доклад ясады. Сүз уңаеннан, «Милли кием» конкурсында Земфира Мамадыш районының Чия Башы авылы керәшеннәренең туй киеменнән иде. Конференциядә аның укытучысы Гүзәлия Гыйззәтуллина да катнашты. Земфираның сәхнә осталыгына аптырыйсы юк, чөнки аның әнисе Ольга Вәлиуллина – Түбән Кама «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе. Бүгенге көндә Түбән Камадагы иң талантлы карендәшләребезнең берсе.

«Җиз кыңгырау» ансамбленең тагын бер җырчысы — Б. Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 11нче классында белем алучы Ариана Кадыйрова бу конкурс-конференциянең шул ук номинациясендә II дәрәҗә лауреат исеме алды. Ариананы «Милли кием» конкурсына әзерләшкән укытучысы Энҗе Шакирова үзе дә бар иде.

Мәктәптә тырышып укучы, «Сүрәкә» ансамбле карамагындагы «Җиз кыңгырау» фольклор коллективына йөрүче Ариана да, Земфира да өметле яшьләребездән. Алар кершеннәрнең борынгы йола-гадәтләрен, кием үзенчәлекләрен, көй-моңнарын кечкенәдән үк өйрәнеп үсәләр. Мәктәптә укыганда да төрле конкурсларда фестивальләрдә катнашып, башкаларны тарихыбыз, борынгыдан сакланып килгән олы мирасыбыз белән таныштыралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев