Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ивановлар – Кече Чураның хөрмәтле гаиләсе

Һәр якның, һәр авылның киң күңелле, бар кеше дә хөрмәт итә торган кешеләре була.

Кукмара районының Кече Чура авылында да бергә гомер итүче бик матур парлар яши. Шуларның берсе – Александра Матвеевна һәм Николай Иванович Ивановлар.

«Безнең авылча, керәшенчә әйтсәк, Микулай дәдәй белән Сәнкә тәтәй. Аларның бергә гомер итүләренә быел Покрауда 58 ел була. Биш бала тәрбияләп үстергән бу гаиләнең бүгенге көндә 11 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Аларны балалары, туганнары гына түгел, авыл халкы да нык хөрмәтли. Барысына да кирәк һәм терәк булып, тигезлектә озак яшәсеннәр. Оныклары уңышлары белән куандырсын», – дип телиләр авылдашлары.

Аларның бергә 58 ел гомер итүләре – зур тарих. Бу еллар эчендә алар күпне күргәннәр, күп сынаулар үткәннәр. Ләкин һәрвакыт бергә, бер-берсенә таянып яшиләр. Бу – ныклы гаиләнең бер билгесе. Аларның биш баласы, 11 оныгы, 10 оныкчыгы булуы – аларның бәхете, аларның горурлыгы. Бу күпсанлы буыннарның бергә җыелып, бер-берсенә ярдәм итеп яшәве – чын бәхет.

Фото: Наталья Миронова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев