Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Иванайдан тыл хезмәтчәне Анна Мустаевага «Җиңүгә 80 ел» юбилей медале тапшырылды

22 февраль көнне Иванай авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Анна Федоровнага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале тапшырылды.

Бу чарада Балык Бистәсе районының Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, Казаклар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәсәншин, Иванай авылы клубы җитәкчесе Нина Евдокимова һәм яшь армиячеләр катнаштылар.

Быел без барыбыз өчен дә мөһим булган датаны - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Илебезнең һәр кешесе өчен әһәмиятле булган юбилей, Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән һәрбер кешенең батырлыгын искә төшерә.

«Анна Федоровна да күңелендә уелып калган сугыш хатирәләре белән бүлеште, киләчәк буынга матур теләкләрен җиткерде. Анна түтине чын күңелдән котлыйбыз! Балалар куанычы күреп, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, авылыбызның хөрмәтле кешесе, матур яшәү өлгесе булып тагын күп еллар исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын!»,  –  дип сөйләде Нина Евдокимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев