Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иванай авылында коточкыч хәл: Трофимовларның йорт-җире янып беткән

13 октябрь кичендә Балык Бистәсе районының Иванай авылында яшәүче Александра һәм Иван Трофимовлар гаиләсенә зур кайгы килеп, урамда калганнар. Туганнары, авылдашлары, таныш-белешләре аларга ярдәм туплый.

«Бәла – аяк астында», диләр. Кешегә килгән кайгы иртәгә үзеңдә дә булырга мөмкин. Шуны онытмаска кирәк.

Трофимовлар гаиләдә өчәү – Александра түти, Иван дәдәй һәм агротехника колледжында укытучы уллары Николай. Янгын аларның бөтен мөлкәтен юк иткән. Эчке киемнәреннән урамда басып калганнар. 

Авылдашлары сүзләренә караганда, Трофимовларның йорты бик ныклы, матур булган. Алар аны еллар буе үз көчләре белән салганнар. Гаилә тырыш, мал-туар асраган. Кызганычка, ит өчен үстергән зур үгезләре дә, бозаулары, тавыклары, 8 дуңгызлары, сарыклары, кышка әзерләгән печәннәре, ашлыклары – барысы да юкка чыккан. Ике КамАЗ машинасы белән утын алган булганнар – анысы да көлгә әйләнгән.

Иван дәдәй бер үгезне коткарырга тырышканда, шартлау тавышы ишетелгән һәм хайван яңадан ут эченә ташланган. Өйләренә керә алмаганнар, барлык документлары да янган. Улларын өйләндерергә, диеп яңа мунча һәм сарай җиткергән, өйләренә ремонт та ясаган булганнар.

Янгынның сәбәбе әлегә билгеле түгел. Зыян күрүчеләрнең туганы Казанда яшәүче Николай Трофимов, социаль челтәрләрдә янгынның видеоларын урнаштырган һәм халыкны ярдәм итәргә чакырган.

«Тамчыдан күл җыела, диләр. Әйдәгез, бергәләшеп бу гаиләгә кулдан килгәнчә ярдәм итик Безнең арада миһербанлы кешеләр бик күп», – дип өметләнә ул. –  Ярдәмне минем картага күчереп була, мин барысын да аларга тапшырам. 

Сбербанк яки Альфа-Банк картасына 89377717777 (Николай Трофимов) телефон номеры буенча  күчерергә була.

Шулай ук, авылдагы чиркәүдә ярдәм җыю өчен аерым тартма да оештырылачак. Трофимовлар гаиләсенә бу авыр сынауны җиңеп чыгарга Ходай көч бирсен!..

Анна Трофимова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

1

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев