Иванай авылында фольклор бәйрәме үтте
Иванай авылында узган «Борын-борын заманда...» фольклор бәйрәме Балык Бистәсе районының мәдәни тормышындагы мөһим вакыйга булды.
Бердәм фольклор көне кысаларында узган әлеге чара балаларга һәм яшүсмерләргә борынгы көнкүреш атмосферасына чумарга, музыка, биюләр һәм йолалар аша халык традицияләренең җанлы энергиясен тоярга мөмкинлек биргән. Бу хакта безгә Иванай авылы клубы җитәкчесе Нина Евдокимова сөйләде:
«Төсле киемнәр, шатлыклы көлүләр һәм самавыр чәе исе — болар барысы да катнашучыларны вакыт үзенчәлекле — ашыкмыйча, җанлы һәм җылы ага торган дөньяга алып кайтты. Чара Бердәм фольклор көне кысаларында оештырылды һәм аның төп максаты — яшь буынны үз тамырлары белән якынрак таныштыру, халык традицияләренең байлыгын һәм рухи көчен саклап калуда.
Балалар халык уеннарында һәм бәйгеләрдә катнашаты. Алар мәдәни мирасның мөһим өлеше булган керәшен халык җырулары белән танышты. Балалар үз халкының зирәклеген яхшырак аңларга һәм истә калдырырга ярдәм итәчәк мәкальләрне ишетте. Шулай ук чарада катнашучыларны тизәйткечләр, табышмаклар һәм әкиятләр буенча викторина сораулары да кызыксындырды», — диде ул.



Н.Евдокимова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев