Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Иван Егоров: «Илгә җиңү яулаган батырларны онытырга хакыбыз юк»

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Татарстан Министрлар Кабинетының Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр һәм Төньяк Кавказ төбәгендәге террорчылыкка каршы операция ветераннары мәсьәләләре буенча координация советы председателе Иван ЕГОРОВның Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате.

Бөек Җиңү бәйрәме белән!
Хөрмәтле карендәшләр, сугыш һәм тыл ветераннары! 

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан, барыгызны да чын күңелдән котлыйм.

1941 елның 22 июнендә немец-фашистлар Германиясе илебезгә явызларча басып керә. Барлык ир-егетләр Ватан азатлыгын сакларга күтәрелә. Алар, гомерләрен аямыйча, дошманга батырларча каршы торалар. Тылда хатын-кыз, бала-чага һәм картлар «Барысы да — фронт!» өчен дигән лозунг астында көнне-төнгә ялгап эшли. Фронттагыларның каһарманлыгы, тылдагыларның фидакарьлеге нәтиҗәсендә фашист Германиясе җиңелә. Ул көннәрдән соң, 80 ел узды.

Бүген без сугыш кырында һәлак булган солдатларны, туган җирләренә җиңү белән кайтып, тыныч тормышта арабыздан киткән элекке фронтовикларны олы хөрмәт белән искә алабыз. Җиңүнең 80 еллык юбилеен каршы алучы сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәтебезне җиткерәбез. Хәзерге вакытта Ватаныбыз бөтенлеге өчен махсус операциядә хәрби бурыч үтәүче кыю ир-егетләр белән горурланабыз. 

9 Май көнне Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә шәһәрләрдә һәм авылларда салынган һәйкәлләр янында парадлар уздырыла. Мәңгелек хәтер һәм хөрмәте билгесе буларак, һәйкәлләр итәгенә тере чәчәкләр салына. 

Илгә җиңү яулаган буын батырлыгын онытырга хакыбыз юк, ә аның өчен барыбыз да үз туган авылының, туган төбәгенең, туган иленең патриоты булырга тиеш. Балаларны һәм оныкларны да шул рухта тәрбияләргә тиешбез. Шул чагында гына илебез көчле булыр.

Сугыш ветераннары исән-сау булып, аларны Җиңүнең 85 еллык юбилеенда да котлый алсак иде. Илебез күге аяз булсын, дөньяда сугышлар тынып, тынычлык урнашсын. Тынычлык булса, бар да булыр — муллык та, байлык та, сәламәтлек тә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев