Юрист белемле рәссам Ольга Новожилова
Ольга Новожилова — рәссам, график, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы. Иҗади эшчәнлеген күптән түгел, 2017 елда башлаган.
Ольга Васильевна Зәй районының Керәшен Мәлеме авылында туган. Әтисе Василий Уразайкин Мәлемдә 9 ел колхоз рәисе булып эшли. ГРЭС төзелә башлагач, Уразайкиннар Зәйгә күченә. Василий Филиппович Зәй икмәк кабул итү предприятиесе мөдире, Нефть базасы директоры булып хезмәт куя. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган Ольга Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Укуны тәмамлагач, яшь кызны Чаллыга эшкә билгелиләр. 35 ел суд системасында хезмәт куеп, юстиция полковнигы дәрәҗәсенә ирешә.
Ольга Новожилованың махсус сәнгать белеме юк. Сәнгать дөньясына ул 60 яше тулган көнне кереп китә. Туган көнендә рәсем сәнгате буенча мастер-класска бара. Аннан даими рәвештә Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы Мадияр Хаҗиев һәм рәссам-акварелист, «Дизайнерлар берлеге» халыкара иҗтимагый ассоциациясе әгъзасы Лима Букина остаханәләрендә була. Кыска гына вакыт эчендә рәссам һәвәскәрдән профессиональ сәнгатькә кадәр юл үтә.
Аның күңелендә туган авылына карата җылы хисләр саклана. «Храмга юл» картинасында Керәшен Мәлеме чиркәве сурәтләнгән. Аның өчен бу картина — балачакка күпер.
— Беренче эшләремнең берсе бу. Туган авылым чиркәве. Күк йөзен киң итеп сурәтләдем, чөнки анда —калкулыклар артында әниемнең туган авылы Федоровка урнашкан. Акварель белән эшләнгән бу картина, — ди Ольга Васильевна.
Ул барлык стильләрдә эшли — майлы буяу белән дә, пастель белән дә. Аны әйләнә-тирә дөнья төрлелеге белән илһамландыра. Оныгы Лука тугач, кулына алуга, әби кеше аны картиналарында сурәятләчәген аңлый. Лукага хәзер 8 яшь. Аның портретлары Новожиловлар өендә иң күренә торган урында.
Ольга Васильевнаның эшләренең мотивы булып пейзажлар, портретлар, көнкүреш темаларына натюрмортлар тора. Картиналары Татарстан районнарында төрле күргәзмәләрдә урын ала. Шулай ук Сәвәләй мәдәният йортында Ольга Новожилованың сигез картинасы эленеп тора. Ул төрле күргәзмәләрдә, иҗади симпозиумнарда һәм конкурсларда катнаша, шәхси күргәзмәләр оештыра.
Алабугада Спас соборын реставрацияләүдә дә аның көче кергән. 2023 елда 66 яшендә Чаллыда узган «GRAND PODIUM» Бөтенроссия мода, фотомодель театрлары конкурсында «Иң яхшы модель» номинациясендә җиңү яулаган.
Зәй офыклары, Клара Ермолаева, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев