Юлия Дувалова «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры вазифаларын башкаручы булып билгеләнде
22 июль көнне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова яңа җитәкчене «Бәрмәнчек» коллективына тәкъдим итте.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың карары нигезендә, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры вазифаларын башкаручы итеп Юлия Дувалова билгеләнде. 22 июль көнне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова яңа җитәкчене «Бәрмәнчек» коллективына тәкъдим итте.

Юлия Игоревна Дувалова 1995 елның 7 маенда Мамадыш шәһәрендә туа. Казан федераль университетының идарә, икътисад һәм финанс институтын тәмамлый. 2016 елдан ул республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге проектларын тормышка ашыра. Керәшен балалары өчен оештырылган «Айбагыр» этник сменасы координаторы; «Кряшен чибяре» матурлык һәм талант конкурсының башкарма директоры булды. 2019 елдан – республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены.
2020-2024 елларда Казан шәһәрендәге «КАН АВТО»да сыйфат бүлеген җитәкли. 2023 елдан башлап, КФУның финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы ассистенты булып эшли.
Кияүдә.
Бүләкләре:
- Татарстан халыклары ассамблеясенең Мактау грамотасы (2018 ел);
- Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының Мактау грамотасы (2023 ел).
Фото: «Туганайлар».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев