Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны фото-видеофиксация һәм ясалма интеллект та тотачак

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов брифингта шулай дип белдерде.

Министр әйтүенчә, быел стационар фото-видеофиксация корылмалары сатып алуга 309,4 миллион сум субсидия бүлеп бирелгән. Җиһазлар 56 җәяүлеләр кичүендә һәм 11 юл чатында урнаштырылачак. 

— Юлларда ГАИ хезмәткәрләре һәм махсус контрольдә тотучыларның кимрәк булачагын барыбыз да аңлыйбыз, шуңа күрә без кагыйдә бозучыларны вакытында теркәү өчен фото-видеофиксация приборлары һәм ясалма интеллект ярдәмендә зур мәгълүматлар белән активрак һәм ышанычлырак эшләргә тиешбез. Юлларда беркем дә үзен күрмәсләр яки кагыйдә бозуы сизелмәс дип уйламасын өчен, тоталь контроль кирәк. Бу безгә кагыйдә бозучыларны ачыкларга, вакытында чара күрергә һәм аларны гомумән юл хәрәкәтеннән читләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Чөнки бер, яисә 5–10 тапкыр кагыйдә бозган кеше, барыбер ниндидер куркыныч хәлгә яки коточкыч юл-транспорт һәлакәтенә юлыгачак, — дип белдерде Фәрит Ханифов.

Күчмә камераларга исә тагын 300 миллион сум тотылачак. Алга таба автоматик контроль системасын үстерү һәм 10 җәяүлеләр кичүендә һәм 9 юл чатында кагыйдә бозуларны фото-видеофиксация җиһазлары белән ачыклау өчен өстәмә 181,6 миллион сум бүлеп бирелгән.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев