Юкәченең дә үз «Җүкяче»се бар
Быел Җөри Питравына беренче мәртәбә «Җүкяче» җыручылары буларак аяк басучы ансамбль керәшен костюмы тектерү өчен 500 меңлек сертификат белән бүләкләнде.
Мамадыш районының Юкәче авылында узган елның көзендә оештырылган «Җүкяче» ансамбле — керәшен фольклорын халыкның үзенә кайтару юлында.
— Юкәче авылында ансамбль булыр дип гомер уйламаган идем. «Җүкяче»дәге кешеләрне кайчан да булса халык каршында җырлап-биеп йөрерләр дип күз алдына да китермәдем. Алабугадан безнең җирлеккә гаиләләре белән күченеп кайтып, Нина Сәлимуллина фольклор ансамбле оештырырга алынгач, бу тормышта һәрнәрсәнең дә кешегә бәйле икәненә тагын бер кат ышандым, — дип үз фикерен белдерде Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков. — Безнең клуб идәннәре беткән иде. Шундый ансамбль булгач, ничек инде сәхнә идәнен җәйдермисең?! Анысы өчен дә мөмкинлек табылды. Сәхнә пәрдәләре дә яңасына алмаштырылды. Аппаратура алырга да җай чыкты. «Җүкяче» ансамбле үз җыруларыбызны, уен-биюләребезне тирә-як халыкка күрсәтеп, Юкәче данын күтәрә бит.
Юкәче авылының хәзер ике ансамбле бар: беренчесе, олыларның «Җүкяче» керәшен фольклор ансамбле; икенчесе, балаларның «Эзәр» уен кораллары ансамбле. Икесенең дә җитәкчесе — Юкәче клубы мөдире Нина Сәлимуллина. Мәдәният хезмәткәре, карендәшебез Нина ул ансамбльләрне гаиләсе белән Алабугадан күченеп кайтып, биредә эшли башлауга оештыра.
— Клубта үткән елның 1 июлендә эшли башладым. Шәдче авыл җирлеге башлыгы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Васильевич — Юкәче егете, Питрау бәйрмнәрен алып барган, күңелендә культура яшәгән кеше. Аның белән киңәшләштек тә, 7сендә авыл халкын клубка җыйдым. «Утырыек әле бүген кич» дигән танышу кичәсе уздырып, планнарны сөйләдем. Түгәрәк уенда керәшен көйләренә биедек, — дип «Җүкяче»гә юл башы булган очрашу турында искә алды Нина.
Сентябрьдән инде 9 хатын-кыз һәм 1 ир-атны үз эченә алган «Җүкяче»нең иҗат юлы башлана. Гаҗәбе — иң беренче өйрәнгән «Дусларым» халык җыруының көе Юкәченеке икәнен үзләре дә белми. Язгылыкта Колышчыдан килгән «Покрау» ансамбле шул көйгә җырлаганнан соң гына ачыклана бу.
Гармунчыбыз юк, дип тормыйлар, тирә-як клублардан аккомпаниаторлар ярдәмгә килә. «Җүкяче» ансамбле Өлкәннәр көнендә авылда уздырылган бәйрәмдә халык каршына беренче мәртәбә чыга. Зур сәхнәдәге беренче чыгышлары — Менделеевск районының Иске Гришкино авылында үткән «Җәмле Җураш буйлары» төбәк фестивалендә катнашу. Алар фестивальдә «Дусларым»ны җырлы-биюле композиция итеп күрсәтәләр. Сәхнәдә салмак кына тыпырдаучы үзешчәннәрнең осталыгы, тыйнаклыгы үз-үзләрен тотышларына ук чыккан «Җүкяче»не жюри югары бәяли — икенче урын бирә.
— «Җүкяче»дәгеләр культурага бик якын кешеләр. Митингларда, искә алу кичәләрендә чыгыш ясыйбыз. Аерым җырлаучы Венера Багирова шикелле заманча эстрада җырларын башкаручылар да бар ансамбльдә. Юкәчедә нинди генә бәйрәм уздырылса да, ярдәм итәргә «Җүкяче» кызларын тартам. «Тормыш дәвам итә» дигән искә алу кичәсе оештырып, махсус хәрби операциядә һәлак булган Вадим Васильевның әнисен, бертуган ике тутасын, гаиләсен, туганнарын чакырдык. Яңа ел кичәсендәге театральләштерелгән этюдларда да шушы кызлар катнашты. Рождествоны да алар белән үткәрдек. Җирлек күләмендәге Качмануда, Май чабуда да «Җүкяче» бәйрәм үзәгендә булдык. «Районымның йолалары» онлайн конкурсына «Кыз сорау» йоласын видеога төшереп юлладык. 9 Майда районкүләм «Җиңү җырлары» конкурсында «Солдатлар» җырын башкарып беренче урынны алдык. Шәдче мәдәният йортындагы зур концертта да җырладык, — дип үз уңышлары белән таныштыруны дәвам итте Нина Сәлимуллина. — Пушкин картасы буенча «Фольклор — халык энҗесе»н уздырдык. Балалар белән уеннар уйнап, аларны керәшен көенә биетеп, бишек җырлары тыңлатып, үртәвечләр, тизәйткечләр, табышмаклар белән үтте ул. Ахырдан халык уен коралларында керәшен такмаклары уйнау буенча мастер-класс уздырдык. Бездә бит балалар һәм үсмерләрнең «Эзәр» фольклор инструменталь ансамбле дә бар. Анда 6 малай, 1 кыз йөри. Алар уен коралларында керәшен халык җыруларына тезмә уйнап күрсәттеләр. Быел 21 июль көнне тирә-яктагы фольклор ансамбльләрен җыеп, Юкәчедәге Казанский бәйрәменең биш еллыгын зурлап уздырырга җыенабыз. Бәйрәм сценарие өчен авылдагы өлкән яшьтәгеләргә йөреп, Юкәче тарихын өйрәндем.
Боларны ишеткәч, «Җүкяче»нең оешуына әле ун айлап кына вакыт үткәненә ышанырлык түгел. Көн узсынга йөрүчеләрдән аермалы буларак, җитәкчеләренең дә, җыручыларының да «булдырабыз» дип эшләүчеләр икәне күренеп тора. Шуңа күрә дә алар заманча сәхнә костюмыбыз юк дип аптырамыйлар, әбиләреннән һәм әниләреннән калган чын керәшен киемнәреннән чыгыш ясыйлар. Юкәчедәге әбиләрдән дә борынгы алъяпкычлар алып торалар, концерттан соң яңадан илтеп тапшыралар.
«Җүкяче» фольклор ансамбле халык каршына, элгәреге Юкәче хатын-кызлары шикелле, чын керәшен күлмәкләреннән, алъяпкычларыннан чыкса, үз авыллары көенә бу асыл бер бизәк булып өстәлер иде, әлбәттә. Җыручылар үзләре дә, җитәкчеләре дә юкәчелеләр киеме өлгесе буенча тегелгән керәшен күлмәкләре турында хыяллана. Нина Сәлимуллина әле «Эзәр»дәге балаларны сәхнә киемле итү теләге белән дә яна. Ансамбльдәге малайларга һәм кызларга, аларның өс киемнәренә карап, коеп куйган нәни керәшеннәр дип сокланмаган кеше калмас иде, анысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев