Юкәчедә 100гә якын агач утыртканнар
Хәбәрләр

Юкәчедә 100гә якын агач утыртканнар

Мамадыш районының Шәдче авыл җирлегенә кергән Юкәче авылында тирә-якны яшелләндерү буенча өмә узган. Авыл халкы чиркәү каршына 100гә якын агач утырткан.

Уртак тырышлык белән авыл халкы төрле токымдагы 100 гә якын агач үсентесе утырткан. Ирләр чокыр казыганнар, хатын-кызлар су ташып торганнар, дип хәбәр итә Мамадыш-информ.

Мондый уртак чара чиркәү янындагы территорияне бизәп кенә калмый, ә җирлекнең бердәмлеген күрсәтә. Авыл халкы үсентеләр үсеп китәр һәм берничә елдан авылдашларын куе яшеллеге белән сөендерер дип өметләнә.

Фотолар Мамадыш-информ төркеменнән.


Нет комментариев