Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Югары Пәнәчегә Үзбәкстаннан кунаклар килгән

Зәй районының Югары Пәнәче мәдәният йортында, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, «Пылау бар җирдә - кунак бар» исемле чара узган.

Анда Үзбәкстаннан килгән кунаклар да катнашкан. Алар үзләре белән якыннан таныштырып, йолалар, тәрбия турында сөйләделәр.

«Тамашачыларга Үзбәкстан турында презентация тәкъдим ителде. Кызыклы биремле уеннарда бик теләп катнаштылар. Кунакларыбыз үзбәк милли биюләрен башкарып, һәр тамашачыга бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Кунаклар пешергән үзбәк пылавыннан һәркем авыз итте. Тәмле итеп әзерләнгән пылау серләре белән дә уртаклашты алар», – ди Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

«Дуслык күпере» мастер-классында үзбәк милли ризыгы – «Йомырка пилмәне» пешерү серләрен өйрәттеләр. Әлеге тәмле ризыкны әзерләргә йомырка, каймак, катык, су, тоз, май кирәк. Үзбәк кунакларыбыз мәдәният йортына килгән тамашачыларны йомырка пилмәне белән дә сыйлады.  

«Ике арада дуслык, бердәмлек күпере сузылды. Файдалы һәм истәлекле очрашу күңелләрдә сакланыр. Барчасына саулык, бәрәкәтле гомер телибез. Тыныч илләрдә бердәм булып яшик», – ди Илһамия Рәисовна.

Фотолар Илһамия Гарифуллинадан.

Заинск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев