Югары Мәлемнән Абрамовларның төрле буынын Ватанга мәхәббәт берләштерә
Зәй районының Югары Мәлем авылыннан Петр Абрамовның оныклары бабаларының сугышчан юлын дәвам итәләр.
Бабалары Петр Гаврилович Бөек Ватан сугышы елларында батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәтә, оныклары Рөстәм белән Вячеслав махсус хәрби операциядә катнашып, Ватаныбыз намусын һәм бәйсезлеген яклый. Алар – төрле буын кешеләре, әмма аларның барысын да Ватанга һәм туган якка мәхәббәт берләштерә.
Петр Абрамов 1922 елның 12 июлендә Урта Баграж авылында туа. 1940 елның сентябрендә урта белемле егетне Якты Күл мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп жибәрәләр. Шул ук елны аны армиягә алалар, хәрби хезмәтен Забайкалье хәрби округында башлый. Ә бер елдан сугыш башлана. Рядовой, пехота солдаты Абрамов алгы сызыкта Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшә.
Мәскәү янындагы сугышлар, Смоленск оборонасы, яралану, госпиталь... Ровно, Дубно шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Тагын яралану ала (бу юлы җиңелчә генә). Ике ай дәваланганнан соң – яңадан частька. Львовка һөҗүм, Буг елгасын кичү. Биредә кече лейтенант Петр Абрамов Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Сугышчан юлын Польшада дәвам итә. Биредә зур әһәмияткә ия күперләрнең берсен саклаудагы хезмәте өчен взвод командиры, лейтенант Петр Абрамов югары бүләк – I дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була. Петр Гаврилович Җиңү көнен госпитальдә каршылый. 1945 елның августында өенә кайта.
Фронтовик егет башта Федот мәктәбендә укыта, аннан Чыбыклы һәм Сарсаз-Баграж мәктәпләрендә военрук булып эшли. Ә 1947 елда Югары Мәлем авылына мәктәп директоры итеп билгеләнә.
Петр Гаврилович 44 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. 35 ел мәктәп белән җитәкчелек итү белән бергә, 20 елдан артык Ленин исемендәге колхозның халык контроле группасы рәисе, озак еллар политбюро члены һәм колхоз партия оешмасының идеология бүлеге җитәкчесе кебек гаять җаваплы эшләрне дә башкара.
Югары Мәлем авылының мәгърифәт өлкәсенә гаять зур хезмәт куйган, үзе артыннан якты эзләр генә калдырган, хөрмәткә лаек чал остаз 1992 елның 3 маенда бакый дөньяга күчә.
Абрамовларның оныкларына илебез азатлыгын саклап, махсус хәрби операциядә катнашырга туры килә. Оныклары бабаларының сугышчан юлын дәвам итәләр.
Петр Гавриловичның кызының улы Рөстәм Түбән Кама шәһәрендә туа. Шунда мәктәп тәмамлаганнан соң, слесарьлек һөнәрен үзләштерә һәм шул профессиясе буенча эшли. 2013 елда өйләнеп, Казан якларына яшәргә китәләр. Арслан исемле уллары туа.
Шулай матур гына тормыш иткәндә Рөстәм 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнә. 2024 елның маенда каты яралана. Госпиталь, дәвалану, һәм тагын алгы сызык... Шул ук елның августында тагын каты яраланганнан соң, 2025 елның көзендә комиссовать итәләр. Рөстәм батырлыгы өчен дәүләт бүләкләренә лаек булган. Ләкин ул алар турында сөйләргә яратмый.

Икенче оныгы – Вячеслав. 2023 елда мобилизацияләнә һәм бүгенге көндә дә махсус хәрби операциядә.
Вячеслав Түбән Кама шәһәрендә дөньяга килә. Түбән Каманың нефтехимия колледжын тәмамлый. 2009 елда армия сафларына алына. Хәрби хезмәтне Пенза өлкәсендә үти. Хезмәт итеп кайтканнан соң, туган шәһәрендә читтән торып химия-технология институтын тәмамлап, шәхси эшен ача.
Вячеслав – бабасы кебек кыю, курку белмәс һәм акыл белән эш итә белүче егетләрнең берсе. Хәрби зонада да сынатмый. 2024 елда каты яралана. Ярасы да нәкъ бабасыныкы сыман. Госпиталь, озак дәвалану, һәм тагын алгы сызык. Аның батырлыклары «Кырым Республикасын яклаган өчен», «Сугышчан бердәмлек өчен», I дәрәҗә «Батырлык өчен» медальләре белән билгеләнгән.
Вячеслав кыска вакытлы ялларга кайткач, Югары Мәлем мәктәбе укучылары белән очрашуга килергә дә, маскировка челтәрләре үрүче апалар белән очрашырга да вакыт таба. Аларга махсус хәрби операциядәге егетләрне ташламаганнары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен белдерә. Бигрәк тә хуш исле мәтрүшкәләр, бөтнекләр кушылган чәйләрне яратып эчүләрен әйтә ул. Иң күп гуманитар ярдәм Зәйдән килә, ди.
Гүзәлия Батькова, Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы.
Фотолар автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев