Зәй районының Югары Мәлем мәктәбендә с сайлау дәвам итә, ләкин укучылар республика Рәисен түгел, ә мәктәп Президентын сайлыйлаганнар.
8-9нчы сыйныф укучыларыннан Президентлыкка 6 кандидат үз программаларын тәкъдим итте, дип яза «Зәй офыклары».
Мәктәп Президентын сайлауда укучылар, укытучылар, мәктәпнең техник персоналы тавыш биргән. Иң күп баллны 8 сыйныф укучысы Абдуррахман Хәсәншин һәм 9 сыйныфтан Элина Трофимова җыйган.
«Сайлаулар моның белән генә тәмамланмады, тагын 3 укучы авыру сәбәпле тавыш бирмәде. Әлегә аларның терелгәнен көтәбез. Кандидатларга уңышлар телибез!» — ди мәктәп директоры Гүзәлия Батькова.
Нет комментариев