Югары Чурадан Анатолий Кириллов агачтан әкият персонажлары ясый
Хәбәрләр

Югары Чурадан Анатолий Кириллов агачтан әкият персонажлары ясый

Кукмара районының Югары Чура авылыннан агачка уеп ясау остасы Анатолий Николаевич уникаль фигураларын тудыра: аю, бөркет, ат һәм башкалар.

Анатолий Кириловның остаханәсенә килеп кергәч, үзеңне әкият иленә эләккән кебек хис итәсең. Аның коллекциясенә аюлар, бөркетләр, атлар һәм хәзер аеруча популяр сыер сыннары керә. Анатолий үз остаханәсендә эшли, сыйфатка һәм детальләргә зур игътибар бирә.

«Мин кечкенәдән бирле бу эштә. Мәктәптә укыганда ук стена газеталарын ясаучы да мин идем. Сәнгать училищесын тәмамладым, аннан авылга кайттым. Рәсем ясау безнең нәселдән килә. Барлык туганнарым да рәсем остасы. Әтием дә авылның балта остасы иде. Бик күп конкурсларда катнашып җиңүләр дә яуладым», — дип сөйли үзе турында Анатолий Николаевич

Фото: видеодан скрин


Нет комментариев