Туризм түгәрәген Кукмара районының Югары Чура мәктәбе укытучысы Андрей Афанасьев җитәкли.
Андрей Афанасьев Чура урта мәктәбендә 1994 елдан бирле эшли. Физкультура дәресләре алып бара һәм өстәмә белем буенча туризм түгәрәген җитәкли. Аларның укучылары район күләмендә үткәрелгән конкурс-ярышларда һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар. Зуррак уңышлары да бар. Андрей Афанасьевич төп эшеннән бушаган арада үзе яраткан кул эшләренә тотына. Оста итеп агач эшләнмәләр ясый, җирле халык аны оста кирпеч салучы, пичче буларак та белә.
Нет комментариев