Югары Багражда өмәләр гөрләде
Зәй районының Югары Баграж авылында язгы өмәләр дәвам итә.
Зәй районының Югары Баграж авылы халкы бердәм булып, авылны тәртипкә китерү өчен өмәгә чыкты. Язгы кояш җылыткан бу көннәрдә авылда эш кайный, халык бер-берсенә булышып, тирә-юньне чистарта, матурлый. Югары Баграж халкының бердәмлеге һәм тырышлыгы авылны тагын да ямьләндереп, яшәү өчен уңайлырак итә. Бу хакта безгә клуб җитәкчесе Гөлия Бутакова хәбәр итте:
«Бу арада авылда эш гөрләде генә. Зират өмәсе, һәйкәл янын төзекләндерү, тау өстендәге «Җиңүгә 80 ел» язуны яңарту кебек зур эшләр янына, чиркәү тирәсен чистарту эше дә өстәлде. Шунысы бик куандыра: авыл халкы бик бердәм һәм тырыш безнең. Элек- электән шулай булган. Авылның төп яшәүче халкы янында кунакка кайткан авылдашларның булуы да сөендерә. Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына газиз урын шул ул туган авыл».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев