Югары Багражда яңа ФАП төзелеп килә
Республикакүләм «Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү» программасы кысаларында Зәй районының Югары Баграж авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә.
Яңа ФАПны төзелеше 9 миллион сумнан артып китә. Бу акчага төзелеп килә торган яңа фельдшер-акушерлык пункты 1991 елдан халыкка медицина хезмәте күрсәткән иске пунктны алыштырачак. Ул авыл мәктәбе бинасында урнашкан булган.
Мәктәп ябылганнан соң, электр һәм җылылык булмавы сәбәпле, ул иске бинада авыл кешесенә алга таба медицина ярдәме күрсәтү авыр проблемага әйләнә.
Бүгенге көндә авылда яшәүче 129 кешенең сәламәтлеген тәҗрибәле фельдшер – хезмәт стажы 34 елга тулган Людмила Тугашова кайгырта. Шул еллар дәвамында ул үз участогында һәр пациентны, кемне нинди авыру борчуын белеп бетергән. Аларга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер ул.
Югары Багражда яңа ФАП төзелүе — авыл халкы өчен күптән көтелгән олы вакыйга. Заманча җиһазлар һәм тиешле шартлар халыкка вакытында һәм югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк.
Яңа пунктның тагын бер мөһим өстенлеге – халыкның районга барып йөрмичә, диспансерлаштыруның беренче этабын биредә үтә алуы.
Яңа фельдшер-акушерлык пунктын төзү – бинаны торгызу гына түгел, ул авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм районда сәламәтлек саклау системасын үстерүгә бер адым.
Айгуль Яруллина, Занск-информ.
Фото автора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев