Югары-Баграж авылында 80 елдан соң кабат чаң тавышлары яңгырады
Зәй районының Югары Баграж авылындагы Изге Троица 2023 елның апрелендә «Бергәләп саклыйбыз» федераль проекты буенча торгызыла башлады.
Югары Багражда агач Троица чиркәве XIX гасырда приход кешеләре һәм Алабуга сәүдәгәре, хәйрияче Иван Стахеев акчасына төзелгән. Чиркәү төзелеше 1887 елда башланып, ике елдан изгеләндерелгән. Совет власте вакытында чиркәү ябыла. Бина башта ашлык амбары, аннан озак еллар авыл клубы буларак файдаланыла. XX гасырның 90нчы елларыннан чиркәү ташландык хәлгә килә.
88 ел элек советлар власте вакытында чиркәүнең качы кисеп төшерелә. Чиркәү качсыз тора. Торгызылучы чиркәүнең качынитрид титан белән капланган, алтынсу төсендә. Ул Ленинград өлкәсендә эшләнгән. Чаңнар Яраслау өлкәсе мастерлары тарафыннан коелган.
Чиркәү 88 ел качсыз тора. Ә 9 июньдә, әлеге чиркәүгә кач куелды, 9 чаң изгеләндерелде. 80 елдан соң Изге Троица чиркәвендә кабат чаң тавышлары яңгырады.
«Шушы көннәрдә, чиркәүгә чаңнар куелды. Зәй округы благочинные Вячеслав атакай Федоров килеп, авылны яңгыратып чаң какты», – дип хәбәр итте Югары-Баграж авылы халкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев