Кама Аланы поселогында Түбән Кама районының 60 еллыгына багышланган бәйрәм уздырылды.
«Сила моя — Земля! Гордость моя — Люди!» дигән бу бәйрәмдә районның үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән җитәкчеләр турында да сүз булды. Бу уңайдан Түбән Камадагы җирле керәшен оешмасы җитәкчесе һәм идарә членнарының эшчәнлегенә тукталдылар. Аларның исемнәре дә олы хөрмәт белән телгә алынды.
Сүз уңаеннан, бәйрәм концертында Кама Аланы поселогының «Чулман-су» мәдәни үзәгендә узган. Чакырылган кунаклар арасында Түбән Кама районы керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова, Түбән Кама муниципаль районының Афанас авылы җирлегендәге пенсионерлар оешмасы җитәкчесе Лида Тартмина һәм башкалар да бар иде.
Концертта Түбән Кама шәһәренең «Сүрәкә», «Баш чишмә», «Җиз кыңгырау» керәшен фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясады.
Нет комментариев