Казанда республикакүләм XXI «Нечкәбил 2026» матурлык, ана һәм гаилә конкурсының сайлап алу туры узды.
«Нечкәбил» конкурсы Татарстан Рәисе ярдәме белән 2004 елдан бирле үткәрелә һәм республикабыз халкыларының традицион гаилә кыйммәтләрен, мәдәни, милли традицияләрен, ана булуны, гаиләдә һәм җәмгыятьтә ата кешенең абруен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.
Конкурсның Казанда уздырылган сайлап алу турында Иске Тәрбит мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анастасия Зубрина Кайбыч районы данын яклаган.
Конкурста катнашучылар, үзләренең ныклы гаиләләре үрнәгендә, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре, патриотлык, шулай ук, күпмилләтле халыкның мәдәни һәм тарихи мирасын халыкка җиткерәләр.
Бәйгенең ярым финалы сентябрьгә планлаштырылган, ә финал ноябрьдә узачак.
Фото: Кайбыч информ
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев