Минзәлә районы Иске Мәлкән авылында яшәүче Борис Нифалиновичның өен элгәреге әйберләр бизәп тора.
Борис Акимовның өенә килеп кергәч, әллә соң музейга эләктекме дип уйлыйсың. Өйдәге тәртипкә, пөхтәлеккә исең китәрлек! Һәр җирдә чигүле бистәрләр, пәрдәләр, карават өстендә күз явын алырлык ап-ак тышлы мендәрләр басып тора.

Борис дәдәйгә кергәч тиз генә чыгып китәсе дә килми. Өй эче дә, үзенең күңеле дә кояш нуры белән тулы аның.
Лилия Акимова фотолары
Нет комментариев