Иске Җирекледән Марина Казанцева:«Кешеләргә сөенеч өләшә торган бәйрәм үтте»
Узган ялларда Тукай районының Иске Җирекле авылында яшәүче Марина Казанцевалар йортында үзенчәлекле мохит хөкем сөрде.
«Якты юл» газетасы редакция хезмәткәрләре Маринада кунакта булып, зур музыкаль тарихлы бу гаиләдә борынгы традицияләрне ничек саклауларын күреп кайтканнар.
«Олы көн яңадан терелү мөмкинлеге барлыгын искәртә һәм Аллага якынрак булырга чакыра», – ди Марина Казанцева, безне өстәл янына чакырып. Ул үзе Менделеевск районы Иске Гришкин авылыннан. Иске Җирекле авылына килен булып төшүенә дә 21 ел булган.
Хуҗабикә белән бергә бәйрәмнең төп символы булган күкәйләрне буяуга керешәбез.
Эш арасында Марина гаиләсенең иҗади тамырлары турында сөйли. Бу йортта сәләт һәм мәдәнияткә мәхәббәт канда дияргә була. Марина ханым тормыш иптәше Юрий белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Николай белән Андрей — Татарстанның халык артисты, танылган опера җырчысы Галина Казанцеваның бертуган абыйсының балалары (племянниклары) да.
«Генетика үзенекен итә! — дип елмая хуҗабикә. — Олы улыбыз Николай Казанда консерваториядә укый, кечесе Андрей техник өлкәне сайласа да, саксофон белән баяннан аерылмый. Минем яктан да иҗат кешеләре күп: әтием дә, әнием дә җырлыйлар иде. Алардан фольклорга, керәшен җырлары-биюләренә өйрәндек, бездән шуларны балалар күрде, алар бездән өйрәнде».
Бергәләп буялган күкәйләрне кәрзиннәргә салганда, Марина Казанцева авылдагы матур бер гадәтне искә алды. Гадәттә, бу көнне балалар Үзәк урамдагы өйләргә кереп йомырка җыялар. Казанцевларның йорты читтәрәк булса да, Марина традицияне өзми: ул машинасын күчтәнәчләр белән тутыра да, үзе балалар янына бара.
«Бер елны да калдырганым юк! Балаларның куанганын күрү үзе бер бәхет бит. Бу көнне никадәр күбрәк өләшсәң, үзеңә дә шундый рәхәт була, әҗере дә кайта», — ди ул.
Бүген бәйрәм куличлары һәм буялган күкәйләр үз хуҗаларына барып ирешкән инде. Марина ханым күчтәнәчләрне беренче чиратта күпбалалы күршеләренә һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә илтеп бирә. Аның өчен Олы көн — иң беренче чиратта мәрхәмәтлелек һәм якыннарыңа кайгыртучанлык күрсәтү вакыты.
Мәләкәс мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе һәм «Питрау» балалар ансамбле остазы буларак, Марина Казанцева өчен бу бәйрәм — балаларга ата-бабадан калган рухи хәзинәне тапшыру мөмкинлеге дә. Йортларда халык җыруы яңгырап, матур гадәтләр яшәгәндә — халыкның җаны да тере булачак.
фотолар: Олеся Аверьянова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев