Хәбәрләр

Иске Гришкинда балалар өчен «тәмле» мастер-класс узган

Мендлеевск районының Иске Гришкин авыл мәдәният йортында балалар дурычмак пешерергә өйрәнгән.

13 сентябрь көнне, дәресләрдән соң, кызлар һәм малайлар Иске Гришкин авыл мәдәният йортына мастер-класска җыелды. Бу көнне алар керәшен милли ризыгы булган дурычмак пешерергә өйрәнделәр. Камырын үзләре җәйделәр, бәрәңге әрчеп пешерделәр. Аны төеп май салдылар. Шул эчлекне салып, дурычмак ясадылар. Үзләре пешергән дурычмакны соңыннан тәмләп ашадылар.

Мондый мастер-класслар балаларны тормышта үзләренә кирәкле һөнәргә өйрәтү белән беррәттән, аларда үз традицияләребезгә, үз милли ризыкларыбызга карата кызыксыну да уята.

 

 

 

Фото: Иске Гришкин авыл мәдәният йорты

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев