Иске Гришкин китапханәсендә «Игелек тамчысы белән җанны җылытыйк» игелек сәгате үткәрелгән
Менделеевскиның Иске Гришкин авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Игелек тамчысы белән җанны җылытыйк» игелек сәгате уздырганнар.
Инвалидлар декадасы – бу көннәрдә безнең җәмгыятьтә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне аңлау, аларга ярдәм итү һәм аларның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән бик күп төрле чаралар үткәрелә. Игелек – ул гаҗәеп рухи хәл, ул кешеләрне якынайта, ул һәркем сөйләшергә теләгән тел. Иске Гришкин авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Игелек тамчысы белән җанны җылытыйк» дип исемләнгән игелек сәгате уздырганнар.
«Балалар дуслык, шәфкатьлелек, игелек турында ишеттеләр, безнең яныбызда махсус игътибар таләп итүче, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр барлыгын белделәр. Шулай ук, андыйларның каберләре тормышта зур уңышларга ирешкәннәре турында да мәгълүмат алдылар. Чарага «Мы как все, и чуть сильнее» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Балалар В. Катаев әкияте мультфильмын карадылар, шулай ук балалар өчен «игелекле китаплар» белән таныштылар», – дип сөйләде китапханәче Галина Бармакова.

Галина Бармакова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев