7 январьда С.Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында Рождество ярминкәсе узды.
Менделеевскида Рождество ярминкәсен уздыру традициягә әверелде.
Ярминкә кысаларында С. Гассар исемендәге мәдәният сарае һәм Менделеевск районының коллективлары катнашында концерт программасы оештырылды.
Чарада авыл клублары һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре бергәләп оештырган декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре эшләде. Иске Гришкин авылы мәдәният йорты коллективы да Рождество ярминкәсендә катнашты. Менделеевскилыларны һәм шәһәр кунакларын берләштергән Рождество түгәрәк уены бәйрәмнең үзенчәлеге һәм бизәге булды.
Фото: Исполнительный комитет Старогришкинского СП.
Нет комментариев