Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ирина Калмыкова: «Нәсел ныклыгы әби-бабайдан башлана»

Гаиләнең әһәмияте, аның тормыштагы урыны турында Түбән Камадан Ирина Калмыкова үзенең гаилә тарихлары аша сөйләде.

Гаиләсе булмаган кешенең бәхете дә булмый диләр. Гаиләне мин бер зур көймә белән чагыштырыр идем. Андагы кешеләрнең берсе генә төшсә дә, көймә чайкала башлый. Ә тормыш ул — зур диңгез. Бу диңгездә көймә белән йөзәр өчен тырышлык, сабырлык кирәк. Кыскасы, гаилә туры барырга, бөтен авырлыкларны бергә-бергә җиңәргә тиеш. Минем әниемнең гаиләсе шундыйлардан дип саныйм.

Зур һәм тату нәселе әби-бабайдан башлана. Бабай –   Архип Михайлович Басаркин (1924 елгы). Ул Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылыннан. Әби – Евдокия Васильевнадан (кыз фамилиясе Яковлева) (1921 елгы), Питрәч районының Керәшен Сәрдәсендә туып-үскән. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Архип һәм Евдокия танышалар, соңрак өйләнешәләр. Керәшен Казысында яшиләр. Гаиләдә бер-бер артлы җиде бала туа: Алексей, Анна, Иван, Мария, Елена, Пётр, Николай. «1968 елда Әркип бабай сугыш яраларыннан вафат була. Әби җиде бала белән ялгыз кала. Авырлыкка карамыйча, балаларын аякка бастыра. Бөтенесе дә гаилә корып, төрле шәһәрләргә китеп яшиләр. Хәзерге көндә 17 оныгы һәм оныкларының 29 баласы үсә.

1960 елгы бу фотода Басаркин Архип, аның хатыны(Аудый әби), җиде балалары(Алексей, Анна, Иван, Мария, Лина, Питер, Коля) һәм әбинең дәдәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев