Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Җиргә береккән гаилә»: Село-Чурадан Кирилловлар - авылның осталары

Кукмара районының Село-Чурада яшәүче Кириловлар гаиләсе турында ишеткәнем булса да, өйләренә барып үзләре белән сөйләшкәч, аларның уңганлыгына, талантларына тагын бер кат инандым. Зур бүрәнәдән салынган йортларыннан ук, анда булдыклы кешеләр яшәгәнен чамалап була.

Мин алар өчен көтелмәгән кунак идем, шулай да, авыл кешесенең санап бетерә алмаслык көндәлек мәшәкатьләренә карамастан, йорт хуҗалары Елена һәм Фёдор Кириловлар мине ачык чырай белән, үз итеп каршы алдылар. Хәл-әхвәл сорашкан арада, Елена Николаевна кызы Кристина белән табын да әзерләп куйдылар. Карышып торырга урын да калдырмыйча, сөтле чәй, тәм-томнар белән сыйладылар.

«Аллага шөкер, сөте, мае бар да үзебезнеке, терлек асрыйбыз, сыерыбыз бар, кече ферма төзү өчен дәүләт ярдәменнән файдаланган идек», — диде Елена Николаевна.

Ул үзе Казахстанда туган, әти-әнисе — шушы авылдан, яшь чакларында читкә киткән булганнар. Елена Село-Чурадагы әби-бабасы янына еш кайтып йөргән. Күршедә генә яшәүче Фёдор исемле дусты да тарткандыр авылга. 30 ел элек, аларның дуслыгы мәхәббәткә әйләнеп, гаилә дә корып җибәргәннәр. Елена Николаевна башта — мәктәптә пионервожатый, аннан кибеттә сатучы булган. Маллар күп тота башлагач, өйдә генә тора.

Туган җанлылар

Фёдор Николаевичның биш ир һәм бер кыз туганы бар, әле дә кечкенә вакыттагыдай туган җанлы булып, бөтен эшләрне бергәләп башкарып, тату яшиләр. Терлек азыгын да барлык туганнары белән бергә хәстәрлиләр, абзарын да бергәләшеп җиткезгәннәр. Гомумән, Село-Чура халкына туганнар белән тату, ярдәмләшеп яшәү хас. Фёдор Николаевич туганнары белән Казанга барып, төзелештә дә эшли. «Гел юлда йөрисе килми шул, мал саны арткач, йорт-кура тирәсендә дә мәшәкатьләр җитәрлек. Казанга йөрүне калдырырга туры килә, рәхәтләнеп өйдә эшләрмен», — ди ул.

Аларның өйләренә кергәч, матур картиналарны, агачтан ясалган әйберләрне, сыннарны күреп таң калдым. Аларны гаилә башлыгы үзе, аның бертуган дәдәсе Анатолий һәм уллары Алексей ясый икән.

«Казаннан кайткач, агач эше белән ныклап шөгыльләнергә, сыннар ясау өчен, туганнар белән үзебезнең остаханәне булдырырга исәп бар. Материаллар әзерли башладык инде», — дип хыялларын белдерде Фёдор Николаевич.

Бизәкле сандыклар, җәнлек сыннары...

Агачтан ясалган әйберләр арасыннан чыгып китеп булмый, барысы да матурлап, бизәкләп эшләнгән.

«Җил тегермәне, эскәмия, йозак элү җайланмаларын улыбыз Алексей ясады. Чәчәкләр белән композицияләрне киленебез Лиза белән бергәләп фантазиялиләр. Агачтан ясалган бизәкле сандыклар, җәнлек, богатырьләр сыннары — Анатолий дәдәйнең хезмәте, ә картиналар һәм кайбер агач эшләнмәләр ирем — Фёдор үз кулы белән эшләгән байлыгыбыз», — дип тезеп китте Елена Николаевна.

Анатолий Николаевич вак-төякне инде күптән ясый икән, зур заказларны 2014 елларда ала башлаган. Кукмараның Җиңү паркындагы «мәхәббәт агачы» урнаштырылган кечкенә түгәрәк мәйданчыкта зодиак билгеләрен гәүдәләндергән 12 агач скульптураны да ул үзе ясап куйган. 2017-2018 елларда Лубянда җәнлекләр һәм богатырьләр сыннарын ясаган. Үзенең җыйнак кына остаханәсендә әле дә заказлар кабул итә. Шулай ук, армиягә кадәр Казан сәнгать училищесында укыганда өйрәнгән һөнәрен дә онытмый — рәсем дә төшерергә өлгерә. Ул аларны якыннарына бүләк итә.

Нәселдән сакланып килгән кәсеп

Фёдор Николаевичның махсус рәссамлык белгечлеге булмаса да, кечкенәдән үк рәсем белән мавыга.

«Мәктәп елларында стена газеталары, бүләкләр ясау минем эш иде. Эшләнгән эшем — картинамы, агачтан ясалганмы, минем өчен кадерле, матурлык тудыру ошый, эшләү процессы рәхәтлек бирә. Агач, буяу исен бик яратам. Агачтан уеп ясау белән армиядән кайткач мавыга башладым. Энеләремнең бүтәннәрендә дә бар андый осталык. Дөресе шул, барыбызның да кулыннан эш килә. Мондый сәләт безгә әтидән күчкәндер. Үз заманында балта остасы һәм пич чыгаручы булган ул. Күрше авылларда шактый кешеләргә пич чыгарган. Менә шулай буыннан-буынга күчә. Улыбыз Алёша да кечкенәдән яратты андый эшләрне. Сагынып сөйләп, искә алып кына түгел, ә хезмәтебез белән дә традицияләрне яңарта, дәвам итә алсак, күпкә бәхетле булыр идек», — дип сөйләде гаилә башлыгы.

Елена Николаевна кызлары Кристина белән, утын яга торган зур пичтә, табикмәкләр пешерәләр, пирог-ипи пешерергә дә осталар. Сөттән нинди продукт җитештерү мөмкинлеге бар, барысын да ясыйлар: сыр, атланмай, эремчек, корт, каймак-катык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев