Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бушлай телефон номеры эшли башлаган

Мобиль элемтә операторлары, Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә, Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бушлай телефон номерын — 1945 номерын булдырган.

Ул Бөек Ватан сугышына бәйле уникаль материаллар белән танышу мөмкинлеге бирә. Шулай итеп, 1945 номерын җыеп, чакыру төймәсенә басканнан соң:

  • «Ура Победе!» Бөтенроссия акциясе турында күбрәк белү өчен 1 санын сайларга;
  • Сугыш еллары җырларын тыңлау яки яздырып алу өчен 2 санын сайларга;
  • Күңелгә хуш килгән көйне телефон гудогына урнаштыру өчен 3не сайларга;
  • Сугыш вакытында бу көнне барган вакыйгалар турында тарихи яңалыкларны тыңлау өчен 4 не сайларга;
  • Җиңү юбилее логотибын яздыру өчен 5не сайларга мөмкин.

«Ура Победе!» акциясе тәүге тапкыр 2010 елда Җиңүнең 65 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән. Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, мондый акцияләр истәлекне хөрмәтләү генә түге, бәлки буыннар арасындагы күпер дә ул. Алар, аеруча яшьләр арасында, тарихи хәтерне саклап, безне гомуми кыйммәтләр тирәсендә берләштерә. Цифрлаштыру тарихны һәркайсыбызга якынайту мөмкинлеге бирә. 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев