Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге директоры Тимур Камалетдинов шул хакта белдергән.
Камалетдинов әйтүенчә, шәһәрнең автобус тукталышларында да Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган плакатлар урнаштырылачак.
«Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Бауман урамын үзгәртәчәкбез. 1945 елның май аендагы урамны хәтерләткән инсталляция булдырылачак. Моннан тыш Меңьеллык мәйданында презентацияләр, күргәзмәләр һәм төрле күңел ачулар оештырачакбыз», — дип билгеләп үткән ул.
Нет комментариев