Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иң шәп бүләкнең берсен Чистай ягына алып киттеләр

«Туганайлар» редакциясе язылучылар арасында розыгрыш уздырган иде.

2026 елның 1 яртыеллыгына «Туганайлар» газетасына язылган укучылары арасында бүләкләр уйнаттык. Татарстанның төрле районнарында сибелеп яшәүче карендәшләребездән барлыгы 107 квитанция күчермәсе килде. Бүләкләр арасында блендер, пар утүге, юрган, мендәр (ортопедический), урын-җир комплекты, яңа китап бар иде.

Иң шәп бүләкләрнең берсе – блендерны  Чистай районының Ялтан авылыннан, Любовь Ямщикова отты. Редакциябезгә аның улы Иван һәм оныгы Мария килделәр.

Бу гаилә «Туганайлар» газетабызга күптәннән бирле языла. Һәрвакыт безнең белән элемтәгә чыгып, хәл белешеп аралашып торалар. Иван Иванович килеп керешкә үк:

«Әнием үзе килә алмады. Минем әни дә, әби-бабам да газетаны бик яратып укыйлар. Алар газета чыга башлаганнан бирле бер тапкыр да язылмый калмаганнар. Әбиемнең шигырьләре дә басылып тора. Әнием бик сөенде бүләк отуына, зур рәхмәт, газетаның тиражы артып торсын, озын гомерле булсын», – диде.

Үз авыллары Керәшен Ялтаны бетү сәбәпле, Чуаш Ялтаны авылына күчеп китәргә мәҗбүр булган Анна түти Карликова:

«Кайда гына яшәсәм дә, керәшеннәргә битараф булмадым. Аралашып, газеталарны алдырып, алар белән балаларымны да таныштырып тордым. «Керәшен сүзе» дигән газета чыккач, энем Бәчели Чистай районында бу газетага язылып кайтты һәм миңа: «Тутай, бу керәшеннең бердәнбер газетасы, моңа язылмый калырга ярамый», — диде. Шуннан соң, мин аны ел саен алдырып килдем, үземне борчыган хәлләрне сезнең белән уртаклаштым. Газетада шигырьләрем дә басылып чыкты. Рәхмәт сезгә, «Туганайлар»!», — дип әйтә әбиләре Анна түти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев