Әлмәт районының Илтән-Бота авылында туып, шушы авылда ук гомер итүче Сергей Егоровны авылдашлары нык хөрмәт итә.
Авыл тормышы тагын да җанланып китсен өчен Сергей Николаевич бар халыкны бердәмләштереп, килеп чыккан мәсьәләләрне җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Махсус хәрби операцияда катнашучы якташлары өчен күп тапкыр гуманитар ярдәм җыю чараларын оештыра. Бу изге эше өчен Әлмәт шәһәре ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин исеменнән «За оказание помощи участникам СВО» медаленә да лаек булды.
Бүгенге көндә Сергей Николаевич хатыны Валентина Андреевна белән балаларының, оныкларының матур мизгелләрен татып, унышларына куанып яшиләр.
Валентина Горбунова фотосы.
Нет комментариев