Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Җиләк» ансамбле халык күңелендә җылы хисләр уята

Зәй районындагы «Җиләк» керәшен халык фольклор ансамбле «Туганнарның сагынган чагы» дигән күчмә концерт белән авылларны урый.

«Җиләк» ансамбленең бу күчмә концертлары керәшен мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру юлында мөһим адым булды. Алар авыл халкына рухи азык биреп кенә калмыйча, хәйрия акциясендә дә актив катнашып, үзләреннән хәрби егетләребезгә ярдәмгә өлеш керттеләр.

Концерт программасы төрле жанрдагы музыкаль номерлардан тора. Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган блок та кертелгән. Ансамбль җитәкчесе Ольга Агашкина:

«Тамашачылар «Капка төбе», «Чөгендер басуы» һәм «Рәт утыру» кебек йола күренешләрен карадылар. Ансамбльдә катнашучылар һәм солистлар Марс Гуреев, Роза Зотова, Роза Кузьмина, Людмила Мингалеева һәм Радик Әхмәтшин чыгыш ясады, шулай ук, Людмила Казакованың юмористик хикәяләре тәкъдим ителде. Сәвәләй авылында хәйрия концерты булды, җыелган акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә — дару һәм шәхси гигиена әйберләре сатып алуга юнәлдереләчәк. 8 Март бәйрәмнәренә туры килгәнгә, Урта Баграждагы концерт бушлай узды. Ул барлык хатын-кызларга бәйрәм бүләге булды. Мәдәният йорты җитәкчеләре һәм Урта Баграж авыл җирлеге башлыгы Петр Минеев «Җиләк» ансамбленә рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә уңышлар теләделәр», — дип сөйләде.

Ансамбль якын арада районның башка авылларында да концертлар куярга җыена. 

Ансамбль җитәкчелеге һәм катнашучылары алдагы концертларга зур өметләр баглыйлар. Алар репертуарны яңа җырлар һәм биюләр белән баетырга әзерләнәләр. 

Район мәдәният бүлеге «Җиләк» ансамбленә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер. Алар ансамбльнең алга таба да уңышлы эшләвен һәм тамашачыларны сөендерүен телиләр. «Җиләк» ансамбле зәйлеләр күңелендә җылы хисләр уятып, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбиялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев