Икенче әни
Сарман районының Алан авылыннан Роза МУСИНА (ТУМРЕЕВА) икенче әнисе Елизаветаның якты истәлегенә багышлаган язмасы.
Әнине соңгы юлга озаткач, алда тагын зур сынау көтә иде. Әти безгә икенче әни алып кайтты. Елизавета исемле. Аны күрүгә, бишебез дә «әни» дип эндәштек. Күрше апалар чөнки тимерне кызуында сугарга ныгытып кисәтеп куйдылар. Әнинең кырыгынчы көнендә кырык күмәчне яңа әни пешерде.
Әни бик тәртипле, ап-ак тешле, матур, бик тырыш, әз сүзле, бик таләпчән. Ул үзенчә таләп итә, ризалашуы шундый авыр. Иң авыры — үз әниебезне җуйган без сабыйлар белән бу яңа әни арасында калын, тирән боз катламы ята. Аны ничек үз әниебездәй яратырга?
Бервакыт әти белән әни кунакка киттеләр. Ә кайтканда аерым кайттылар. Сәгать төнге унике. Әни өйдән чыгып китте. Мин озак уйлап тормадым, артыннан йөгердем. Миңа авыр булса булсын, түзәрмен, тик әни генә янда булсын. Үгетләп карыйм, ризалашмый. Чарасызлыктан, каршына тезләндем, елый-елый, безне ташлап китмәвен сорадым. Ул шуннан өйгә таба борылды. Бүтән беркайчан да кабатламады ул бу адымын.
Безгә авырлык китерергә тырышмады, бар нәрсәне үз өстенә алды. Тормышына риза булды. «Ярый төн бар ял итәргә», дип, кич Ходайга рәхмәт укыды. Бер минут вакытын әрәмгә үткәрмәде, кул эшен бик яратты, безне дә өйрәтте. Әни белән бергәләп, инде 13-14 яшьтә рәхәтләнеп бәйләм бәйләдек. Без идән юганда ул күзәтеп тора иде. Ә инде олыгая төшкәч, үзе читенсенә, шулай да ял итәргә утыра, «кызлар идән юганда, әй, рәхәт» дип сөенә.
Ояда утыручы казлар, бәбкә саклаулар, түбәдән тавыкның керт-керт итеп чебиләрен ияртеп төшүе, кәҗә бәтиләре, сарык бәрәннәре... Безнең йортта аларның барысы да кадер-хөрмәттә иделәр.
Әни белән сынауны яхшы үттек, бездән алтын җеп үрде ул. Үскән вакытта моны аңлавы гына авыр иде. Без курка идек, аны... югалтудан. Бишебез дә үсеп житеп, инде үз балаларыбыз белән кайтып йөри башлагач та, ялгышып та каршы эндәшмәдек. Бәрәңгене агач көрәк белән ала идек, тезләр күгәрүдән зәп-зәңгәр була иде авылдан килгәндә.
Без туган авылыбыз Ләкегә кунакка кайтканда табын һәрчак олы якта әзерләнелә. Ачык йөз белән каршы алып, сый-хөрмәт күрсәтә иде ул. Туган йортка кышкы салкыннарда кайтканда, тәрәзәдәге якты ут күңелгә ниндидер бер рәхәтлек бирә. Шуннан да олы куаныч юктыр кебек тоела.
Олы көнгә өй юарга кайтабыз, боз яуса да, кайтмый калмыйбыз. Чөнки әни көтә, яңа киемнәрен киеп авырткан аяклары белән кибеттән әйләнеп кайтканда, казлары танымый, «каян килгән бу матур түти» диптер, оча-куна талыйлар.
Олы көн өлеше дип, өйдә һәрчак бер олы каз пешерелде, Питрауда — бәрәңге дурычмагы, Пыкрауда — кишер пиругы. Бервакыт әни миңа сөзмә турысында сөйләде. Олы көнгә ясарга вәгьдә итте һәм ясады да. Ул сөзмәнең тәме хәзер дә тел очымда. Иртәнге сәгать өчтә йокыдан тора. Без йокыдан уянуга, борынны тәмле көлчә исе каршы ала.
— Әни, Алла бармы?, — дип сорадым бервакыт.
Җавапны төгәл итеп кайтарды:
— Алла булмаса, без дә булмас идек.
Шул сүзне ишеткәч, Алланың барлыгына беркайчан да шикләнмәдем.
Еллар үтте. Әни картая төште. Берсендә шулай, авылга хәл белергә кайткан жирдән китеп барышыбыз. Капка төбенә озата чыкты әни. Бәләкәй генә калкулыктан көч-хәл белән менде. Бөтенләй күңеле тулып, елый-елый кулын болгап, озатып калды. Шул чагында чын күңелемнән жәлләдем әнине, үзем дә кушылып еладым.
Әнинең киңәшләрен бүген дә тотарга тырышам, чөнки яши белеп яшәде ул. Матур сүз әйтү генә ярату түгел, минемчә. Үзеңнең эшең, кешелеклелегең белән, үги балаларыңа хезмәт итү һәм аларны карап үстерү, эшкә өйрәтү — чын ярату шулдыр. Без бәләкәй чакта Алан авылыннан әти алып кайтан яңа әнине без үги итеп кабул итмәдек. Гомер буе ул безнең өчен әни булды. Авырып, урында озак ятмады әни. Барыбызга да бәхиллеген биреп китте. «Ни телисең?» — дип сораган идем әнидән. «Чиркәүгә барасым килә», — диде ул хәлсез тавышы белән. Аның соңгы теләген үтәргә сонга калдым шул…
Роза МУСИНА (ТУМРЕЕВА).
Сарман районының Алан авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев