Ике керәшен КВН командасы «Әйдә, ШаяРТ»ның Зур фестивалендә катнашты
26 март көнне Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале узды. Анда 25 команда катнашты.
«Әйдә ШаяРТ!» – татар телендәге заманча телевизион юмористик уен. Быел аңа – 7 ел. Зур фестивальдә Татарстан районнарыннан һәм Россия өлкәләреннән барлыгы 25 команда катнашты.
Фестивальдә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының даими катнашучы такымнар да (команда), сәхнәдә тәүге адымнарын ясаучылар да булды. Яшьләре буенча катнашучылар төрле иде: мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, авыл хуҗалыгы эшчеләре. Фестивальгә кадәр, катнашучыларның барысы да Яшел Үзән районында урнашкан «Мирас» балалар сәламәтләндерү лагеренда, берничә көн дәвамында уенга әзерләнде. Билгеле булганча, яңа сезон Зур фестивальдән башлана. Зур фестивальдә үзен иң яхшы күрсәткән командалар телевизион сезонга алына.
Фестивальдә катнашучылара арасында ике керәшен командасы да бар иде. Берсе – Тукай районының Мәләкәс авылыннан «Супер кряшен» командасы. Алар узган ел финалда уңышлы чыгыш ясап, 3нче урынны алган иделәр.

Ә икенче керәшен командасы әле яңа – «Гөргөри киленнәре». Команда составында «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активистлары: Лиана Самойлова, Ангелина Мухина, Ксения Александрова.

Сүз уңаеннан, «Крәшеннәр» җыелма командасы (Дмитрий Баранов, Вадим Шрыков, Лия Морис, Денис Михйлов) узгаен ел чемпион кубогы алып, фестиваль белән матур итеп сабуллашып, «Әйдә, ШаяРТ»та үз чыгышларын төгәлләделәр.
Ике команда да сәхнәгә керәшен элементларыннан торган заманча киемнәрдән чыктылар. Карарга да «приятно» булды, керәшеннәр икәне әллә кайдан күренеп торды. Юмор ягыннан, үзләрен сәхнәдә тоту буенча да булдырдылар, молодцы!
Әлеге фестивальнең катнашучыларын Татарстан Республикасы КВН оешмасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, Татарстанның халык артисты, юморист Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, татар рэперы Шәкүр бәяләде.
Уен ахырында «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса, «Иң яхшы мәзәк», «Фестиваль ачылышы» номинацияләре дә билгеләнде. Гран-прига Саба районыннан «Игенче» командасы лаек дип табылды.

Гадәттәгечә телевизион съемка алып барылды. Тиздән сез аны «ТНВ» телеканалында күрә алачаксыз.
Алина Кондратьева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев