Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

5 ел эчендә 3 кубок: «Крәшеннәр» КВН командасы кабат чемпион

Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының финалы узды.

Быел фестивальдә 4 такым (команда) катнашты: «Крәшеннәр» (Казан), «Супер кряшен» (Тукай районы), «Сабалета» (Саба), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты). Әлеге командалар «Әйдә, ШаяРТ»ның бу сезонында чемпион исеменә көч сынаштылар. 

Аларның чыгышларын жюри членнары — «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, җырчы Рамил Закиров, рэпер Шәкүр бәяләде. 

Быел финалда беренче тапкыр 2 керәшен командасы катнашты. «Крәшенннәр»дән аермалы буларак, Тукай районының Мәләкәс авылыннан «Супер кряшен» командасының финалда беренче катнашулары иде. Сүз уңаеннан, әлеге команда Татар лигасы белән бергә, 30 ел элек барлыкка килгән. Хәзер сәхнәдә кайчандыр әлеге командада уйнаган егет-кызларның балалары чыгыш ясый.

Уен 4 этаптан торды: «Сәламләү», «Яңалыклар», «Импровизация» (тәмәрес) һәм «Йолдызлы өй эше».

«Сәламләү» этабын иң тәҗрибәле командаларның берсе булган «Крәшеннәр» башлап җибәрде. Үзләре белән таныштырып, кыска гына миниатюра күрсәттеләр. Бу этапта сәхнәгә «Керәшен мин!» дип җырлап чыккан Shaman (Дмитрий Баранов) образын һәркем яратты, жюри членнары да «бу образны нәкъ менә керәшеннәрнең күрсәтүе шәп» дип ассызыклады. Әлеге этапта команда, жюри членнары тарафыннан иң югары бәя — көлә торган «смайлик»лар алдылар.

«Сезнең чыгыш, чыннан да, финал уенына туры килә, көчле. Нидер өстәп әйтәсе дә килми, молодцы!», — дип әйтте Айваз Садыров.

Икенче, «Яңалыклар» этабында һәр команда кызыклы 3 яңалык сөйләде һәм 3 җырны үзгәртеп башкарды. «Крәшеннәр»неке үзенчәлекле булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка пародия ясап, аның тавышы белән яңалыкларны Вадим Шрыков җиткерде.

«Импровизация» этабында барлык командалар берьюлы сәхнәгә чакырылды. Жюриның һәр члены берәр кызыклы хәлне күрсәтә башлый, ә командалар шуны үзләре импровизация ясап, көлкеле итеп дәвам итәргә тиешләр иде. «Крәшеннәр» монда да сынатмады. «Супер кряшен» командасының гына, бәлки осталыклары җитмәү сәбәпле, чыгышлары бераз сүлпәнрәк булды. Шулай да тырыштылар, молодцы.

«Йолдызлы өй эше», минем өчен, иң кызыклы этап. Монда һәр команда нинди дә булса танылган шәхес, йолдыз белән иҗади номер тәкъдим итәргә тиеш. «Крәшеннәр» командасы, йолдызлы квартираларга «доставка» алып килгән. Һәр ишек артында танылган эстрада җырчысы: беренче ишектә — Салават Фәтхетдинов, икенчесендә — Габделфәт Сафин, ә өченчесендә — Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар. Әлеге йолдызларга пародияне эстрада җырчысы Данир Сабиров күрсәтте. Ә соңыннан, астагы этаждан шушы тавышка уянып менгән артист чыкты. Сәхнәгә «Төнге урам»ны җырлап чыккан Әлфинә Әзһәмова һәркем өчен көтелмәгән булды. Залның реакциясе моңа дәлил иде. Чыгышларын, Виктор Агапов баянда уйнап, команданың «Әйдә ШаяРТ»ка рәхмәт сүзләрен җырга салып, төгәлләделәр. 

«Супер кряшен»ның да чыгышлары шәп булды. Алар «Золушка»ның керәшенчә вариантын сәхнәләштерделәр. Фея сихерле таягы белән бер генә селкеде, сәхнәгә, Золушкага әйләнгән җырчы Вероника Кузнецова чыкты. Золушка балда үзенең тиң ярын да тапты, анысы танылган җырчы Рәфис Кәлимуллин иде. Әкияттәгечә, бу чыгышның да азагы бәхетле булды. Күпмилләтле Татарстанда яшәвебезгә басым ясап, җыр белән тәмамладылар. Әлеге команда, финалда катнашканнар арасында иң яше иде. Бу турыда Зәйнәп Фәрхетдинова да билгеләп узды.

«Яшьләрнең булулары сөендерә. «Супер кряшен» командасы шаяртуларының бүгенге тормышка туры килүе, актуаль булуы ошады», — дип әйтте ул. 

Сезонның төп уенында җиңүне «Крәшеннәр» һәм «Сабалета» командалары яулады. Аларга кубок һәм акчалата бүләк бирелде. 2нче урында — «Зыян гына», 3нче урында —«Супер кряшен» командасы.

«Крәшеннәр» КВН командасының бу инде 3нче җиңүе.

«Ак Барс» хоккей командасы тернеры сүзләрен белән әйткәндә: «Только вперёд!». Җиңү — бары тик хезмәт, тырышлык нәтиҗәсе», — дип әйтте «Крәшеннәр» КВН командасы капитаны Дмитрий Баранов.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да юмор өлкәсендә уңышлар телибез!

Алина Кондратьева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев