Ике керәшен командасы «Әйдә, ШаяРТ»ның  финалына әзерләнә
Хәбәрләр

Ике керәшен командасы «Әйдә, ШаяРТ»ның финалына әзерләнә

14 декабрьдә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының ярым финалы узачак.

Быел фестивальдә 4 такым (команда) көч сынашачак:  «Крәшеннәр» (Казан), «Супер кряшен» (Тукай районы), «Сабалета» (Саба), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты). Әлеге командалар «Әйдә, ШаяРТ«ның бу сезонында чемпион исеменә көч сынашачаклар. 

«Супер кряшен» командасы инде 5 ел уйнауга карамастан, финалда – беренче тапкыр.

«Без – керәшеннәр! Җырлыйбыз, биибез һәм иң мөһиме – үзебезнең колоритны югалтмыйбыз. Сәхнәгә чыкканда һәрвакыт «Без үзебезчә» дип чыгабыз», – дип әйтә алар.

Ә «Крәшеннәр» җыелма командасы инде ике тапкыр татар КВН лигасының «Әйдә, ШаяРТ!» чемпионнары булды. Әлеге югары планканы алар һәр уенда да тоталар. Аларны инде беләләр, таныйлар, яраталар.

Карендәшләр, 14 декабрьдә (сәгать 17:00) барыбыз да керәшеннәргә җанатарга барыйк.

Алина Кондратьева фотосы

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев