Ике керәшен командасы — «Әйдә, ШаяРТ» финалында
7 сентябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә татар КВН лигасының «Әйдә, ШаяРТ!» уеннары ярымфиналы узды. Анда Тукай районының Мәләкәс авылыннан — «Супер кряшен» һәм Казаннан «Крәшенннәр» командасы да көч сынашты.
«Әйдә ШаяРТ!» — татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Ел саен анда иң көчле командалар үзара зирәклектә ярыша. Быел финалга чыгу өчен 8 команда көч сынашты: Башкорт лигасының җыелма командасы (Уфа шәһәре), «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ), «Крәшеннәр» (Казан), «Дөбер-шатыр» (Сарман районы), «Сабалета» (Саба), «Зыя гына» (Казан дәүләт аграр университеты), «Супер кряшен» (Тукай районы), «Мәхәббәт» (Яр Чаллы шәһәре, 2нче гимназия).
Уен 2 этаптан торды: «Сәламләү» һәм «Стэм» (билгеле бер ситуацияне сәхнәләштерү). Жюрида «Әйдә, ШаяРТ!» җитәкчесе Рамил Агдеев, татар эстрадасының популяр җырчылары Марат Яруллин, Вероника Кузнецова, Рамил Закиров, рэпер Шәкүр, музыкант Ислам Вәлиев, блогер Дамир Ильгамыч (Вахитов) булды. Чыгышларны алар көлә, елмая һәм моңсу «смайлик»лар белән бәяләде. Әлеге этапларны уңышлы үткән командалар арасыннан 4есе финалга чыкты.
Гадәттәгечә, КВН ике «мотор»да узды һәм һәркайсында 4 команда уйнады. Алар арасында 1нче урынны да билгеләделәр. 1нче «мотор»да — «Супер кряшен», 2нчесендә «Крәшенннәр» командасы беренче урынны алып, 50 мең сумлык акчалата бүләккә ия булдылар.
Мәләкәс мәдәният йортыннан «Супер кряшен» командасының бу лигада әле беренче уйнавы. Шуңа карамастан, югары дәрәҗәдә, лиганың чемпионнары белән бертигез чыгыш ясадылар. Бу хакта жюри членнары да искәртте.
«Әйдә, ШаяРТ»ка тагын бер көчле, «текә» команда килде. Шаккатырдыгыз безне, Сез, чыннан да, супер», — дип әйтте Рамил Агдеев.
«Супер кряшен»нәрнең чыгышын бер сулышта карадым. Барысы да ошады», — дип билгеләп узды Рамил Закиров та.
«Супер кряшен«нәр сәхнәгә керәшен элементларыннан торган заманча киемнәрдән чыктылар, бик «стильно» иде. Командадагы егетләр һәм кызлар да үзебезнекеләр — «Айбагыр»да ял иткән балалар, монысы аеруча сөендерде. Җырчы Шәкүр әйткәнчә, «Крәшеннәр» җыелма командасына сыйфатлы, шәп, нәселдәнлек» килә.


Ә «Крәшеннәр» җыелма командасы инде ике тапкыр татар КВН лигасының «Әйдә, ШаяРТ!» чемпионнары булды. Әлеге югары планканы бүгенге кичтә дә тоттылар. Аларны инде беләләр, таныйлар, яраталар. Чыгышлары кызык, үзенчәлекле булды. Жюри членнарының да һәркайсы аларны «Крәшеннәр» әфәрин!» дип мактады.
«Крәшеннәр» тагын «сердечко» инде сезгә... Просто шәп», — дип әйтте Вероника Кузнецова үзендә дә керәшен каны барлыгын искәртергә онытмыйча.
.jpeg)

Шулай итеп, финалга 4 такым (команда) үтте: «Крәшеннәр», «Супер крәшен», «Сабалета», «Зыян гына». Финалда әлеге командалар "Әйдә, ШаяРТ«ның бу сезонында чемпион исеменә көч сынашачаклар.
Исегезгә төшерәбез, 2024 ел сезонында абсолют җиңүче исеменә «Дилүс улы» (КФУ, Казан) командасы лаек булган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев