Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

III керәшенчә марафон башлана

1-21 март көннәрендә «Туганайлар» газетасы үзенең ВКонтакте социаль челтәрендә III керәшен марафоны оештыра. Быел ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Узган ике елда безнең газета «Керәшенчә марафон» уздырып, бар керәшен дөньясын шаулатты. 21 көн барган бу марафоннарда Татарстанның төрле районнарыннан һәм, хәтта, ерактагы Красноярск ягыннан да карендәшләребез катнашып, һәр көн яңа бер теманы яктыртып бардылар; керәшен язучыларының — хикәяләрен, повестьларыннан өзекләр, шагыйрьләребезнең шигырьләрен, поэмаларын укыдылар; шигырь язарга яратучы карендәшләребезнең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Быел да бу матур һәм файдалы эшне дәвам итәбез.

Максатыбыз — интернетта, ВКонтакте челтәрендә халкыбызны төрле яклап ачу, йола-бәйрәмнәребезне, туган илебезне, геройларыбызны, нигезебезне, милли мирасыбызны, асылыбызны башкаларга күрсәтү. Шулай ук, керәшенлекне саклау, балаларга керәшен тәрбиясе бирү, иман ныклыгы турында да сөйләшербез. Халкыбызның милли ризыкларын, җыруларын, үзенчәлекле киемнәрен дә барларбыз. Танылган керәшен артистлары, күңелебезгә хуш килгән фольклор коллективлары турында да, язучыларның, шагыйрьләрнең иҗат җимешләрен дә укырбыз. Иң мөһиме, керәшен җанлы һәм халкыбыз өчен янып-көеп йөрүче кешеләрне барларбыз. 

Интернет киңлекләрен үз итүче хөрмәтле карендәшләр! Әлеге марафонны башкарып чыгуда сезнең дә өлешегез зур. Катнашыгыз, уй-фикерләрегезне языгыз. 

Катнашу өчен: ВКонтактеда безнең «ТУГАНАЙЛАР» — газета кряшен» (https://vk. com/tuganaylar)  төркеменә язылыгыз. Ә үзегезнең аккаунтыгыз ачык булырга тиеш. Марафонда керәшеннәр һәм, гомумән, теләгән һәркем катнаша ала. 

Марафонда катнашу шартлары:

1 марттан башлап, 21 көн дәвамында һәр көн безнең төркемдә марафон өчен махсус бер тема тәкъдим ителәчәк. Әлеге темага постларны (текст, фото, видео) көнендә язып барырга тырышыгыз. Барлык постлар да 23 мартка кадәр (22 март соңгы көн!) урнаштырылырга тиеш.

Һәр постка #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештегларын өстәгез.

Постларга иҗади якын килү хуплана. 
#керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештеглары аша кереп, сезнең постларны һәркем укый, карый алачак. Иң мавыктыргыч, тәрбияви постларны газетада бастырачакбыз, сайтта бирәчәкбез. Марафонга нәтиҗә ясап, катнашучыларга дипломнар тапшырылачак, очрашу кичәсе оештырылачак.

Бергәләп керәшеннәрне бар дөньяга күрсәтик! Сокланмаган кеше калмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев