Игорь Шрыков: «Айбагыр» лагеренда балаларның талантлары ачыла»
Керәшен балаларының республикадагы бердәнбер лагеры быел 15нче тапкыр оештырыла. Вожатыйлар әзерләү системасы, «Айбагыр чибәре» һәм «Айбагыр егете» конкурсы турында «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков сөйләде.
— Ата-ана баласы өчен һәрвакыт борчылап тора. Вожатыйлар әзерләү системасы турында сөйләгез әле.
— Бездә өч баскычлы система эшли: бала башта — ял итүче, аннары — вожатый ярдәмчесе, аннары — вожатый. Махсус вожатыйлар мәктәбе үткәрәчәкбез, психологлар, педагоглар чакырабыз. Алдан бала булып ял итәргә килеп йөргән вожатый лагерьны эчтән белә, концепциясен аңлыйһәм, иң мөһиме — балалар белән бер телдә сөйләшә. Бу сезонда вожатый булырга теләк белдерүчеләрнең 60 проценттан артыгы «Айбагыр»да тәрбия алганнар.
«Кряшен чибяре» финалистлары сәхнә осталыгы, публика алдында чыгыш ясау буенча мастер-класслар үткәрәчәк. КВН командасы отрядларның юмористик концертын куярга ярдәм итәчәк.
— «Айбагыр чибәре» һәм «Айбагыр егете» конкурсында җиңү күп кенә баланың хыялы. Моңа нинди әзерлек кирәк?
— Лагерьда вакыт бик тыгыз, шуңа күрә «Таныштыру» турына хәзердән үк өйдә әзерләнергә киңәш итәбез. Кыска гына чыгыш — исеме, яшәгән урыны, керәшен мәдәниятенең аңа ни өчен кадерле булуы, хоббие, максатлары... Туган телдә булса, бигрәк тә яхшы. Иҗат номерының (җыр, бию, шигырь, уен коралында уйнау, кул эше күрсәтү) нигезен, костюмын, музыкасын өйдә әзерләп килсәләр, бик яхшы. Керәшен костюмының тарихын, бизәкләрнең мәгънәсен барлагыз. Бу визиткада яки конкурсның сорау-җавап өлешендә ярдәм итәчәк.
Лагерьда сәхнә тәҗрибәсе, тавышны кую, хәрәкәтләрне шомарту өчен берничә репетиция була, ләкин номерның төп өлешен өйдә әзерләп килү — уңышның яртысы.
— «Балам җырламый да, биеми дә, аңа нигә этнолагерь?» дип уйлаучы ата-анага ни әйтер идегез? Техникага яки спортка тартылган балаларга, оялчаннарына да шөгыльләр табылырмы?
— Әлбәттә! Спорт, остаханәләр, медиа, экология юнәлешләре була. Оялчан балалар еш кына нәкъ менә шундый юнәлешләрдә ачыла, смена ахырында аларның күбесе үзләре сәхнәгә чыга. Үз тамырларын белергә теләгән һәркемне — талантына карамыйча — кабул итәбез.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев