«Игелекле эшкә күңел биргәч»: Мөслимнән Людмила Игошева СВОдагыларга гуманитар ярдәм оештыра
Бүген - волонтерлар көне. Мөслим районы депутат хатын-кызларының «Мәрхәмәт» оешмасы җитәкчесе, Халыкара «Командарм» иҗтимагый фондының «Мәрхәмәтлелек һәм гуманитар ярдәм өчен» истәлек билгесе иясе, Мәлләтамак авылы китапханәчесе Людмила Анатольевна — СВОдагыларга ярдәм итүче волонтёрларның берсе.
Людмила — Мөслим районының Яңа Усы авылы кызы. Мәктәптә балалар укыткан, авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән, соңгы ун елда — авыл китапханәсе мөдире. 2023 елдан — волонтёр Рүзәл Минһаҗев командасында. Людмила Украинадагы махсус хәрби операциядәге якташларга, ул зонадагы тыныч тормыш кешеләренә гуманитар һәм медицина ярдәме күрсәтүдә турыдан-туры катнаша. Ире Рушад белән шул якларга баргач, Волновах тирәсендә якташлар белән очрашканнар — үз районнары егетләре чыга алмаса да, азнакайлыларны күреп, андагы хәлләр белән танышканнар. Кыр шартларындагы хәрбиләргә нәрсәләр кирәклеген белешкәннәр.
Мариуполь янындагы бер бәләкәй шәһәрдә җирле халык белән аралашканнар. Әңгәмәдәшләре бернәрсәне дә яшереп тормаганнар, ничек бар, шулай сөйләгәннәр: «Россиягә кушылуга без шат, соңгы 25-30 елда безнең Донбасс якларын Көнбатыш Украина сыер урынына сауды, безне санга сукмадылар». Бер апа үзенең полициядә эшләүче улы Мариупольдән 51 кешене коткарып алып чыкканын да әйткән. Хәрбиләр түгел, ә тыныч тормыштагылар икәнен аңлатып, ак флаг күтәрсәләр дә, каршы як аларны утка тоткан... Бу шәһәрдәге кунакханәгә БТРлар белән чеченнар килгәне турында да сөйләгәннәр Людмилага. Алар кунакханәнең буш бүлмәләренә һәм туклану өчен акча түләп куйганнар да, Мариупольдәге кешеләрне алып килеп урнаштырганнар. Чеченнарның бала-чагага, өлкәннәргә хөрмәтен күреп, җирле халык гаҗәпкә калган. Алар алып чыккан кешеләр арасыннан карт кына бер ирнең: «Ышанмыйм, чын түгелдер, төштер бу», дип, үз тәнен үзе чеметеп утырганын күреп тә тетрәнгәннәр. Ул вакытта Украинаның ВСУы Мариупольне сусыз калдыргач, дәваханәдә ятучыларга батареядән килә торган суны эчерергә мәҗбүр булганнар. Урын өстендәге ирен саклаучы хатын, Украина ягы шартлатканнан исән калган скважинага су алырга баргач, каршы як кешесе аңа әшәке итеп кычкырып, куып җибәргән... Ярый әле, дәваханәдәгеләрне шушы бәләкәй шәһәргә алып чыга алганнар.
— Ул якны, андагы халыкны, көнкүрешләрен күргәч, «Татарстанда бик бай торабыз икән. Тормыш итү өчен бөтен нәрсәбез дә бар. Андагы шикелле шифер түбәләрне безнең якта ташландык иске өйләрдә генә очратырга була. Авыл урамнарында 3-4 «Ильич лампочкасы» бар. Евпаториядә без Донецк ягыннан бер ополчинец белән очраштык. 2014 елдан бирле сугыша. Савыгып та җитмәгән, аягы да бөгелми. «Барыбер, сугышка барам, минем туган ягыма бәреп керделәр бит алар. Нацистлар безне бетерергә тели, әле без бетмибез, яшибез. Россия ягына рәхмәт, безне яклыйлар», дип сөйләгәнен күреп, аның ихтыяр көченә, кыюлыгына сокландык. Андагы тыныч тормыш кешеләре өмет һәм ышаныч белән Россиягә карый, — дип, ул якларга баруы турында искә төшерде Людмила Игошева.
Игелекле эшкә күңел биргәч
Людмиланың ире Рушад, СВОдагы дусты «Шабай»ны күреп кайтам» дип, янына барырга җыена. Моны ишетүгә, Людмила берничә кеше белән бергәләп, егетләргә кирәк-ярак җыя. Шул вакыттан башлап, СВОдагыларга гуманитар ярдәм җыеп озату гадәти хәлгә әйләнә. 2023 елдан гуманитар ярдәмне Мәлләтамак клубы фойесында җыялар һәм җирле волонтёрлар аны СВОдагыларга 5әр тонна сыйдырышлы «Газель» белән илтә.
— Җәй көне үзем дә барып кайткач, ныгытып тотындык. Волонтёрлар төркеме җитәкчесе Рүзәл әйтмешли, монда мин завхоз инде. Шуннан тыш, гуманитар йөк җыюга да җитәкчелек итәм. Тагын ике волонтёр кыз бар, бергәләп, аларга да җыябыз. Егетләргә нәрсә кирәклеген белешәбез дә, җыелган акчага алабыз, хисап тотабыз. Йөкне илтәргә бер атна алдан, районның бөтен авылларыннан әйберләрне безгә китерәләр. Аларны кабул итәм. Үзем рульдә булгач, йөрер өчен җайлы. Клубка авылдагы апаларны җыеп, кичке 8дән төнге 12ләргә кадәр әйберләрне тартмаларга тутырабыз (болар — төп эштән тыш). Кызлар һәм малайлар да булыша. «Мөслим күчтәнәче» тартмасына, тоздан башлап, варенье, кулъяулык, эчке киемгә кадәр салына. «Мөслим күчтәнәче» СВОдагы якташларга гына түгел, ул зонада юлда очраган барлык хәрбиләргә дә бирелә. Исемле посылкалар да китерәләр. Барысын да туплап, язып җибәрәм. Өч авылда коры душ ясауны оештырдым. Ашны өйдә дә киптерәм. Төркем дә оештырдым — районда берничә апа ярдәм итә. Яшелчәне халыктан сорыйбыз. Көз көне базым тулган иде, кыш буе шуны эшкәртеп, киптереп чыктык. Олы Чакмак авылында Энҗе апа Гарипова командасы коры ашны вакуумлы пакетка тутырып бирә, — дип волонтёрлык эшчәнлеге белән таныштырды Людмила Анатольевна. — Керәшен Шурандагы түтиләр чәкчәк, өй печеньелары пешереп китерделәр. Үзебезнең Яңа Усыда мамабыз Валентина Геннадьевна да волонтёрлар төркеме оештырды. Башта — мәдәният йортында, аннан өйдә дәвам итте — окоп шәмнре, үлән чәйләре әзерләп бирәләр. Шифалы чәйләрне Усыда һәм тагын бер-ике авылда махсус тартмаларга тутыралар.
Украинадагы махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм йөзеннән районкүләм волонтёрлык эшчәнлегенә үзе генә кушылып калмаган Людмила. Күпме кешене, шул исәптән Усыдагы мамасын да тарткан. Оясында ни күрсә, очканында шул, ди бит халык. Людмиланың ярдәмчел булуында гаиләдә алган тәрбия дә зур роль уйнагандыр. Ә гаилә тәрбиясе ул — ата-ананың үз баласына үрнәк булырлык яшәү рәвеше. Папасы Анатолий Прохоровичның ярты гомере колхозда шофер, комбайнчы булып эшләп үткән. Мамасы Валентина Геннадьевна 19 ел балалар бакчасында тәрбияче, мөдир булган, 10 ел Усы авыл советын җитәкләгән. Бу Игошевлар гаиләсе ике кыз алып тәрбияләгәннәр.
Әгәр Мөслим якларына барып чыксагыз, юлда түбәсенә кадәр әйбер төялгән җиңел машина очратсагыз, белеп торыгыз, аның рулендә волонтёр Людмила Игошева булыр. СВОдагыларга ничек ярдәм итеп була, бу олы йөрәкле керәшен кызы барысын да эшли — каян әйтәләр, шуннан кирәк-яракны да барып ала, «нәрсә эшләргә» дип шалтыраткан авыл җирлекләре хезмәткәрләренә дә юнәлеш бирә. Аңа һәм барлык волонтёрларга иглекле эшләрендә уңышлар гына юлдаш булсын.
Алина Кондратьева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев