Язучылар съездындагы төп өч вакыйга
3 октябрьдә Татарстан язучылар союзының чираттан тыш съезды булды. Ул Татарстан дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Россия язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре Николай Иванов катнашында узды.
Съездагы төп вакыйгаларның берсе — Татарстан язучылар союзының Россия язучылар союзына кушылуы. Ул хәзер Россия язучылар союзының төбәк бүлеге булып кала. Бу уңайдан, үз чыгышында, Марат Әхмәтов: «Илебез зур үзгәрешләр кичергән чорда яшибез, Һәрнәрсәдә, шул исәптән рухи, рухи-гуманитар көчләрне беләштерүдә бердәмлекнең мөһимлеген аңлыйбыз», — дип искәртеп үтте.
Икенче төп вакыйга — моңа кадәр Татарстан язучылар союзына кабул ителгән каләм осталарына таныклыклар тапшыру. Татарстан язучылар союзы таныклыгы тапшырылган иҗтачылар арасында танылган карендәшебез, халык артисты, шигырьләре, хикәяләре белән укучы күңелен яулаган Георгий Ибушев та бар иде. Сүз уңаеннан, бу көнне кулларына таныклык алган язучылар арасыннан, исем-фамилиясе игълан ителүгә бөтен залның гөрләтеп алкышлавына нәкъ менә безнең Георгий Мифодиевич лаек булды.
Әллә шуңа, әллә үз язучыларының һәрьяклы талант ияләре икәнлеген Мәскәү кунагына күрсәтәсе килдеме, Татарстан язучылар союзы җитәкчесе Ркаил Зәйдулланың, «бер куплет җырламыйча сәхнәдән төшмисең инде», дигән сүзе ишетелде.
Терәкле микән, терәксез микән
Без утырып җөргән чаналар?
Әүлия микән, ди, пәриштәме,
Ай, сезне тудырган-үстергән аналар...
Ал кирәкми безләргә, гөл булгач,
Ят кирәкми безләргә, дусларым, сез булгач, — дип, Георгий Ибушев борынгы керәшен җыруын җырлап җибәрде.
Ркаил Зәйдулла «әле съездда мондый хәлнең булганы юк иде», дип әйтергә дә онытмады.
Өченче төп вакыйга — балалар язучысы Зинаида Захаровага А. Алиш исемендәге әдәби премия тапшырылуы. Татарстан язучылар союзы члены, Әлмәт районының Кәләй авылында яшәп иҗат итүче Зинаида Захарова — 17 китап авторы. Карендәшебез «Җил малайлары» һәм «Күрше әби алмасы» китаплары өчен А. Алиш премиясенә кандидат итеп сайланган иде. Бу премия карендәшебезгә балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен бирелде. Зинаида Кирилловна моңа кадәр С. Сөләйманова һәм Р. Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләргә лаек булган иде.
Съездда, шулай ук, карендәшләребездән танылган язучы Луиза Янсуар, шагиыйрә Людмила Аланлы һәм башкалар катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев